Беренче май белән!
Кадерле якташларым! Сезне ихлас күңелемнән Яз һәм хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм!
Бу якты бәйрәм халык арасында иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала бирә. Ул – көчен, энергиясен, белемен, талантын туган төбәге һәм ил үсешенә керткән кешеләр бердәмлеге бәйрәме.
Көндәлек тырыш хезмәтләре, һөнәри осталыклары һәм эшкә җаваплы карашлары өчен, барлык якташларыма ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә предприятиеләр үсә, юллар төзелә һәм ремонтлана, ишегаллары һәм парклар төзекләндерелә, социаль өлкә ныгый бара. Һәр укытучы, табиб, агроном, нефтьче, инженер, мәдәният һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре һәм үз эшен намус белән башкаручы һәркем кече Ватаныбыз, республикабыз, илебезнең үсешкә ирешүенә бәяләп бетергесез өлеш кертә.
1 май бәйрәме һәркемнең үз көченә ышанычын ныгытсын, күңел күтәренкелеге, яңа казанышларга илһам бирсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә җылысы, тотрыклылык, һөнәри уңышлар һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим. Хезмәтегез һәрвакыт сөенеч китерсен, ә тормышыгыз тынычлык, игелек һәм якты өметләр белән тулы булсын!
Ильяс Гозәеров
Баулы районы башлыгы
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев