Баулының яшь тальянчылары мастер-класста булды
Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында “Тальян моңнары” яшь тальянчылар ансамбле эшли. Анда уннан артык яшүсмер бала өстәмә музыка белеме ала. Аларның җитәкчеләре Рәзил Фәррәхетдинов. Яшь тальянчыларга еш кына атаклы гармунчы- баянчылар да осталык дәресе күрсәтәләр. Шушы көннәрдә Баулыга тальянчы, гармуннар ясау остасы Айназ Нәҗметдинов килеп мастер-класс күрсәтте. Оста үзе ясаган берничә тальянын да алып килгән иде, яшь тальянчылар уен коралын тизрәк кулларына алдылар.
Соңгы ике елда Баулының яшь гармунчылары районда узган бәйрәмнәрдә генә түгел, ә республика күләмендәге чараларда да актив катнашалар. Баулыга килгән талантлы шәхесләр белән бик теләп очрашуга киләләр. Бу юлы алар Әгерҗе районы Уразай авылында туып-үскән тальянчы, гармуннар ясау остасы Айназ Нәҗметдинов белән очраштылар. Кызыклы, моңлы очрашуга хәтта балаларның ата-аналары да, районның оста баянчы-гармунчылары да килде. Айназ Нәҗметдинов башта үзе белән кыскача таныштырды, ничек музыка белән мавыгып китүе, соңрак үзе дә гармуннар ясарга керешүе хакында кызыклы да, гади дә итеп сөйләп бирде. Ул кечкенәдән үк гармун моңына гашыйк булса да, уен коралын кулына армиядән хезмәт итеп кайткач кына ала. Бер- ике елда оста гармунчы гына түгел, ә гармуннар ясау остасына әверелә.
– Гармунга кечкенә чактан гашыйк булып үстем. Чөнки күршедә дә бабайлар бар иде. Аларның элеккеге тальянда уйнаганнарын тыңлап үстем. Шуңа мәктәптә укыганда гармунда уйнарга хыялландым, әмма өйрәнә алмадым, – дип сөйләде Айназ Нәҗметдинов. – Бу һөнәргә яңадан, 2012 елда гына, армия сафларыннан әйләнеп кайткач өйрәнә башладым. Эшли башлау белән гармун сатып алдым. Бер ел буе бер көй дә чыкмады, көйләр ничектер гармун эчендә кала иде.
Тырышлык бушка китми, Айназ Нәҗметдинов үз дигәненә ирешә, интернет челтәреннән, оста гармунчылардан дәресләр ала-ала оста итеп уйнарга өйрәнә.
Гармуннар ясау остасының һәр сүзен яшь тальянчылар игътибар белән тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр.
Рамазан Ганиев 5 класста укый. Ике ел элек тальянчылар ансамбленә кушылган.
– Мин тальянга бу елдан йөри башладым, – дип сөйләде 11 яшьтән кулына уен коралын алган Рамазан Ганиев. – Тальян ансамбленә мине әнием китерде. Миңа тальян моңы ошый, шуңа минем тальянда уйныйсым килә. Минем апам баянда уйный.
– Мин тальянга ун яшьтән йөрим. Ул миңа ошый. Рәзил Рәсимович әйбәтләп аңлата, – ди кечкенә тальянчы Салават Сәхибуллин. – Бүгенге мастер-класс миңа бик ошады. Кызык итеп сөйләде, уйнап күрсәтте. Гармуннарны ясарга авыр икәнен аңладым. Уен коралын саклап тотарга кирәк.
– Бүгенге көндә “Тальян моңнары” ансамблендә 11 бала йөри. Ике ел эчендә алар уйнарга өйрәнеп, безнең ансамбльне калдырып укырга китүчеләр дә булды. Тальяннар кала, ә без яшь гармунчыларны кире җыябыз, – дип сөйләде ансамбль җитәкчесе Рәзил Фәррәхетдинов. – Бер тальян да тик ятмый, гел уйнап тора. Безнең мәдәният йортына артистлар килгәндә һәр артистның үз оста баянчысы була бит инде, без Ләйлә Мәхмүтовна белән сөйләшеп, аларны балалар белән очраштырабыз. Алар баян, тальян, курай кебек уен коралларында уйнап күрсәтәләр, тарихларын сөйлиләр. Шулай ук үзләренең эшләре турында сөйлиләр. Гармун тартып кына көн күреп буламы, дигән кызыклы сораулар бирәләр балалар. Шулай күңелле итеп мастер-класслар оештырабыз. Балалар үзләре дә тырыш, андыйлар күбрәк. Конкурсларда катнашабыз. Быел гына да ике тапкыр лауреат булдылар. Бик тырыш ансамбль, тырыш егетләр. Концертларда катнашырга теләп, йөгереп киләләр.
Яшь гармунчылар уен коралында дөрес итеп уйнарга гына түгел, аны саклап тотарга кирәклеген, өйрәнергә, укырга теләк булганда, аңа ирешү беркайчан да соң түгеллеген дә аңладылар.
Баулының яшь тальянчылары белән очрашу вакытында да, тырышлык, түземлек кирәклеген ассызыклады. Останың чыгышыннан соң, ул ясаган тальяннар кулдан-кулга күчеп, соклангыч моң дәрьясы барлыкка килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев