Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулының дүрт буын бер бәйрәмдә очрашты

Баулының «Ромашка» балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды. Чара катнашучылар һәм кунаклар өчен уникаль вакыйга булып истә калды: бәйрәмгә бер гаиләнең дүрт буыны килде.

Балалар бакчасына йөрүче алты яшьлек Радель Шәйхетдинов бәйрәмгә әтисе Илдарны, Флорис бабасын һәм карт бабасы Фатыхны чакырган. Радель үзе әтисе белән конкурсларда катнашканда, гаиләнең өлкән вәкилләре аларны горурланып күзәттеләр һәм көч биреп тордылар.

Бәйрәм программасы һәрвакыттагыча балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә күңелле сынаулар белән алып барылды.

Оештыручылар сүзләренчә, чараның төп максаты – бәйрәмне билгеләп үтү генә түгел, ә гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм үсеп килүче буынга традицияләрне тапшыру. Уртак бәйрәмнәр балаларда үз туганнары өчен горурлык хисләре уята, ә өлкәннәргә балачакны искә төшерергә һәм позитив булырга ярдәм итә.

– Киләсе 8 март – Әниләр бәйрәмендә дә карт әбиебез, дәү әниебез белән бергә катнашырга уйлыйбыз, – ди Фатых Вәлиәхмәтовның уртанчы кызы Илсөяр Галимова. – Бүгенге бәйрәм шундый күңелле, тарихи бәйрәм булып истә калачак.

Бәйрәм истәлеккә гомуми фото белән тәмамланды. Ата-аналар сүзләренә караганда, мондый чаралар якты хисләр генә түгел, балаларда кечкенәдән үк гаиләгә һәм Ватанга хөрмәт тәрбияләргә дә ярдәм итә.

Фото: «Ромашка» балалар бакчасы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев