Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулылы хәрби ялга кайткан

“Ден” позывнойлы сугышчы 2022 елдан бирле махсус хәрби операциядә катнаша

Баулының “Ден” позывнойлы хәрбие кыска вакытлы ялда. Ул махсус хәрби операция зонасына 2022 елда мобилизация буенча киткән. Бүгенге көндә Херсон өлкәсендә хәрби юлын үтә.

Ден дүрт ел дәвам иткән махсус хәрби операция вакытында алты тапкыр кыска вакытлы ялга кайтып китә алган. Ул Исергәп авылында туып- үскән.

– Тугызынчы класстан соң Октябрьский нефть көллиятендә укып чыктым. Аннары 2014-2015 елларда Ерак Көнчыгышта армия сафларында хезмәт иттем. Кайтканнан соң башта нефтебазада, кабель заводында эшләдем. Махсус хәрби операциягә киткәнче соңгы эш урыным Бөгелмә шәһәре терминалында булды, – дип сөйләде якташыбыз.

2022 елның 24 октябрендә мобилизация буенча алынгач, Казанда Экспода ике ай укулар үтә. Ден сүзләренчә, туган илне саклау – ир-егетләр бурычы.

–  Без көн дә полигонда булдык. Мин гранатомёт взводына эләктем. Күбрәк шуның буенча әзерлек барды, – ди хәрби.

Ул тылдан җибәрелгән гуманитар ярдәмнең сугышчыларга барып ирешүен әйтте. Көнкүреш әйберләре, төзелеш материаллары, медикаментлар – барысы да блиндажларда яшәгән хәрбиләр өчен мөһим. Хәрби сүзләренчә, окоп шәмнәре һәрвакыт кирәк. Фронтта аларны төрлечә кулланалар.

– Бөтен гуманитар йөк килеп җитә безгә, барысын да алабыз – исемле посылканы да, халык җыйганны да. Бөтенесе килеп җитә. Әзерләп җибәрүчеләргә чиксез рәхмәт, – ди Ден. – Ә өйдән җибәрелгәне аеруча кадерле, посылка белән өйдәге җылылык килгән кебек. Рәхәт. Гуманитар йөк белән Баулы район газеталары да килә. Аларны да укыйбыз, яңалыкларны шуннан беләбез. Окоп шәмнәрен мәктәпләрдә укучылар да, өлкән буын кешеләре дә, волонтерлар да ясый. Ул шәмнәр чынлап та безгә кирәкле әйбер. Аларны без буржуйка миченә куябыз, күбрәк җылы булсынга кулланабыз.

Фронтта беренче медицина ярдәме күрсәтә белү мөһим. Санаулы минутлар гомерләрне саклап кала.

– Куркыныч янаган вакытлар күп инде. Бервакыт дрон һөҗүм итте. Бер егетебезнең аягына кыйпылчык эләкте. Ярасы зур иде, ул кан күп югалтты. Без тиз арада аңа беренче ярдәм күрсәттек, – ди Баулы хәрбие. – Көндез йөрергә ярамый бит инде, кич җиткәч, андагы медиклар аны эвакуация белән тылга алып чыгып киттеләр. Шуңа күрә тиз һәм ашыгыч медицина белеме ничек күбрәк була, шулай яхшырак.

Денның әнисе Наилә ханым да улы белән горурлана. Илләрнең иминлеген, сугышларның тизрәк тәмамлануын тели ул.

– Минем тормыш иптәшем, улымның әтисе дә Әфган сугышы ветераны иде, – дип сөйли Наилә ханым. – Улым да кечкенәдән үк хезмәт сөючән, тырыш, үз сүзендә тора торган булып үсте, спортны үз итте. 4-5нче сыйныфтан ук бокс секциясенә йөрде, җәен дә, кышын да табигатькә чыгып йөгерә, бакча эшләрен дә ярата иде. Ир бала булса да, чисталык-пөхтәлекне саклый белде. Мәктәп елларында көрәш белән дә шөгыльләнде. 2011 елдан мәктәп, район күләмендәге ярышларда гел 1-2нче урыннар алып килде.

Наилә ханым сүзләренчә, Ден армия хезмәте үткән вакытта хәрби часть командирыннан Рәхмәт хаты да килгән.

– Кечкенәдән үк спорт белән дус булуы армиядә дә ярдәм итте, – ди әни кеше. – Ул анда да төрле ярышларда сынатмады. Армиядән кайтып эшкә кергәч, эш урынында да төрле ярышларда катнашты. Чаңгыда шуу, йөгерү, көрәш, волейбол кебек чараларда катнашып торды. Ә Сабан туйларындагы көрәшне ул аеруча көтеп ала иде. 2016 елда авыл Сабан туенда да, районда да беренче урынны алды, тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр алып кайтты. Көрәш буенча мәктәп укучыларына да үзе белгәннәрен өйрәтте. Район күләмендәге ярышларда нәтиҗәләре яхшы булды. Шулай тыныч кына яшәгәндә, 2022 елда махсус хәрби операция игълан ителде.

Мобилизациянең беренче дулкынына ук эләккән якташыбыз повестка алу белән юлга җыена.

– Шул вакытта улым илне саклау өчен бер каршылыксыз үз өстенә зур бурыч алды, – ди Наилә ханым улы турында. – Мин дә бер сүз әйтә алмадым. Ил өстенә килгән сынауда бер мин генә шундый хәлдә түгелмен. Улым – акыл утырткан, үзе өчен үзе җавап бирә алырлык, күп сынаулар үткән ир-егет. Аллаһы Тәгаләдән бары тик аның исәнлеген, сәламәтлеген теләдем. Әбисе дә улыбызны бер догасыннан да калдырмады, сугышны исән-сау кичеп, бетереп кайтуын теләде. Улым кечкенәдән әбисе белән үскәч, әбисе аның сугышка китүен авыр кичерде. Оныгының сугышны бетереп кайтуын, кызганычка каршы, күрә алмады әбисе. Үзем дә инде дүрт ел ут эчендә йөргән баламны уйлап, аның сәламәтлеген, исәнлеген телим. Киләчәктә гаилә корырга, балалар үстереп яшәргә насыйп булсын иде улыма дим.

Якташыбызның хәрби хезмәте өчен рәхмәт хатлары, медальләре дә шактый җыелган. Алар да хәрбинең әнисе өчен зур горурлык.

– Махсус хәрби операция барышында үзен яхшы яктан гына күрсәткәне өчен, 2025 елда Жуков ордены белән бүләкләнде улым, – ди горурлык белән Наилә ханым. – 2024 елда РФ оборона министрлыгының “Хәрби дуслыкны ныгыткан өчен” медале тапшырылды, шул ук елда “Махсус хәрби опреация катнашучысы” медаленә лаек булды. Бу кайтуында улыма авыл җыелышында Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәгать Хөсәенов һәм Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров “Баулы районына 95 ел” юбилей медален дә тапшырдылар. Имамыбыз Камил хәзрәт Шәмсуаров, авылыбыз мәчете исеменнән изге теләкләр ирештереп, мәчет рәсеме төшерелгән матур картина да бүләк итте.

Шушы көннәрдә хәрби тагын юлга кузгала. Аны өйдә якыннары, дуслары җиңүеп кайтуын түземсезлек белән көтәләр.

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев