Баулылы шәҗәрә агачы төзегән
Алтын туйга бүләк турында сүз чыкса, гадәттә, истәлекле альбомнар, затлы бизәнү әйберләре яки тантаналы аш мәҗлесе күз алдына килә. Ләкин Гөлназ Габдриева өчен әти-әнисенең 50 еллык юбилее тирәнрәк мәгънәгә ия булган иҗат җимеше тудыруга этәргеч булган. Равил һәм Вәсилә Гафиятовларның йортын бүген ике нәселнең язмышын берләштергән гүзәл шәҗәрә агачы бизи. Бу бүләкнең тарихы бәйрәмгә бер атна кала гына түгел, ә моннан егерме биш ел элек башланган.
Барысы да Гөлназ Равил кызының балалары мәктәптә укыган елларда башлана. Нәсел шәҗәрәсе төзергә дигән гади генә бирем зур эзләнүләргә нигез сала. Еллар узган саен, архив язмалары туплана, туганнар турында яңа мәгълүмат ачыклана. Ләкин Гөлназ ханым кәгазь шәҗәрә генә түгел, ә буыннан-буынга калырлык, стенага элеп куярлык истәлек итеп ясарга тели.

– Шәҗәрә агачы ясау хыялы күптән яши иде, ниһаять, аны тормышка ашырырга карар кылдым. Нәкъ шул вакытта яраткан әти-әниемнең алтын туйлары якынлашып килә иде, — ди Гөлназ Габдриева. – Башта формат эзләдем. Интернетта тәкъдим ителгән вариантлар миңа бик гади күренде, күңелемә ятмады.
Чишелеш көтмәгәндә табыла: Гөлназ ханым рельефлы картиналар ясау техникасына юлыга. Шулчак фикер туа: бу схема гына түгел, ә ике нәсел дә сурәтләнгән агач булырга тиеш!
– Әти яклап та, әни яклап та ике нәселне берләштерергә, өлкән буын вәкилләрен генә түгел, ә балаларны һәм тормыш иптәшләрен дә кертергә теләдем, – ди оста куллы шәһәрдәшебез.
Бу эш Гөлназ ханымнан иҗади караш кына түгел, зур сабырлык та таләп итә. Ул зур размерлы крагис битенә ак грунт сылап, текстуралы штукатурка белән агачның кәүсәсен һәм ботакларын кул белән ясап чыга. Агач ялтырап торсын өчен, алтын һәм көмеш төсләр, декоратив ташлар куллана. Исемнәр, даталар һәм мөһим вакыйгалар эпоксид сумаласыннан ясалган кечкенә рамнарга урнаштырыла.
– Бу агачта җиде буын тупланды. Хронологияне яңадан тикшереп чыгарга туры килде. Һәр хәрефне, һәр датаны кат-кат карап, алар ялтырап торсын һәм нык булсын өчен, махсус состав белән ясадым, – дип сөйли оста.
Шәҗәрә агачының рамын Гөлназ ханым ире белән бергәләп ясаган.
– Ул мине һәрвакыт хуплап тора, ярдәм итә. Ирем булышмаса, бу агач “үсеп чыкмас” иде, – ди ул, елмаеп.
Мондый уникаль бүләк әзерләнүе турында Гөлназ ханым беркемгә дә әйтми, сюрприз ясарга тели. Бу иҗади сәләт нәследән килә.
– Әтием алтын куллы минем, гомер буе агач белән эшләде, йорт җиһазлары ясады, өйне бизәргә яратты. Хәтта өйдәге ишекләр дә – аның эшләре. Кул белән нәрсәдер ясарга омтылу миңа әтиемнән күчкәндер, – дип билгеләп үтте ул.
Гөлназ Габдриева – чын иҗат кешесе. Элек ул изолоннан зур чәчәкләр, яктырткычлар ясаса, хәзер фриволите (челтәр үрү) техникасын үзләштерә. Үзе әйтүенчә, ул һәрвакыт яңалыкка омтылып яши.
Равил һәм Вәсилә Гафиятовларның алтын туена ясалган бу шәҗәрә – гади бүләк кенә түгел. Ул – буыннар арасындагы күпер, ике нәсел тарихы. Аның һәр яфрагында, һәр ботагында еллар буе эзләнгән мәгълүмат, архив белешмәләре һәм газиз кешеләр белән мизгелләрнең җылысы саклана.
– Беренчедән, бу хәтер. Син үзеңнең алдагы буыннарыңның, бабаларыңның, әбиләреңнең исемнәрен беләсең, – ди Гөлназ. – Элек безнең әти-әниләр туганнары белән еш аралашкан, хәзер исә еш күрешеп булмый: һәркемнең үз эшләре, көнкүреше, проблемалары. Шуңа күрә зур бәйрәмнәрдә генә бергә җыелабыз. Аннары балалар үсә, һәм нәтиҗәдә без буыннар бәйләнешен югалта башлыйбыз, ә бу дөрес түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев