Баулылар сугышчыларга булыша
Мортаза авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыеп озаткан. Алар арасында көндәлек кирәк-ярак, җылы киемнәр, тәм-томнар, эш кораллары, балаларның солдатларга язган хатлары, окоп шәмнәре бар.
Ярдәм җыю акциясен, гадәттәгечә, авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләп оештырганнар. Волонтёрлар, бирегә җыелып, окоп шәмнәре дә ясыйлар.

“Беренче шәмнәрне 2023 елда ясаган идек. Ул вакытта 120 шәм әзерләп җибәрдек. Соңгы вакытта 80не ясадык”, – ди бу эшне оештыручы китапханәче Илзия Латыйпова.
Картон, консерва банкаларын авыл халкы китерә. Ә парафинны башта Илзия Латыйпова үзе сатып алган, соңгы вакытта авылдашлары да алып килә.

“Авыл халкына бик зур рәхмәт. Хәрби операция башланганнан бирле, күмәкләшеп, тиз арада бар кирәк-яракны әзерләп озатабыз, – ди китапханәче Илзия Латыйпова. – Без ясаган шәмнәр сугышчыларны җылытсын иде. Сугышлар тизрәк бетсен, ир-егетләребез, җиңү яулап, туган якларына исән-сау кайтсыннар иде. Бар авыл халкы белән көтеп торабыз аларны”.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева, Мортаза китапханәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев