Баулылар дини ачык дәрескә җыелды
Баулының үзәк “Гали” мәчетендә ел әйләнәсе балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә төрле дини чаралар, тәрбия сәгатьләре, рухи сәламәтләндерү курслары оештырылып тора. Шушы көннәрдә ачык дәрес һәм вәгазь сәгате үтте. Анда теләге булган һәр кеше катнаша алды.
– “Бәхет ачкыч – иман” дигән темага вәгазь сәгате үтте, – дип аңлатты Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов. – Адәм баласының тормышы, бәхете, мәңгелек дөнья бәхетенә ирешүе – кеше иманга килсә генә мөмкин. Ачык дәрес “Иман шартлары” дигән бик матур теманы колачлады. Бу дәрестә абыстайлар чарада катнашучылар өчен аңлаешлы, мәгълүматка бай чыгышлар ясап, иман шартлары темасын ачып бирделәр.

– Остазларыбыз, абыстайларыбыз үз гыйлемнәре аша безнең дә дини белемнәребезне арттырдылар. “Иман кәлимәләре” дигән дәресләрне йотлыгып тыңладык, – дип сөйләде ветеран укытучы, “Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле оешмасы әгъзасы Әнисә апа Биктимерова. – Белем эстәү, белем алу беркайчан да соң түгел. Мин мондый дәресләргә ашкынып киләм, нәтиҗә күреп сөенеп кайтам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев