Баулыда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган әдәби кичә узачак
24 апрельдә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган әдәби кичә үткәрелә. Чара 13:00 сәгатьтә башлана.
Кичәнең темасы – «Бар җиһанда Тукай язы». Ул шагыйрьнең тормыш юлына, иҗатына һәм татар халкы тарихында тоткан урынына багышлана. Габдулла Тукай – милли әдәбиятның алтын чәчәге, халкыбызның рухи маягы. Аның шигырьләре һәм прозасы бүген дә үзенең әһәмиятен югалтмый, буыннарны берләштерә, туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияли.
Чарада Тукай әсәрләрен уку, шагыйрь турында истәлекләр белән уртаклашу, аның иҗатына багышланган музыкаль номерлар һәм башка кызыклы чыгышлар көтелә. Кичәгә теләгән һәркем чакырыла, керү ирекле.
Анонс
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев