Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыда акыллы домофоннар кую дәвам итә

Баулының торак йортларына югары резолюцияле видеокамералы заманча цифрлы домофоннар урнаштыралар. Алар подъездны махсус ачкыч белән дә, смартфон аша да ачарга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, алар ярдәмендә фатирга килүчене күрергә һәм ишегалдында булган хәлләрне – йөргән балаларны, автомобильләрне, җәмәгать тәртибен – контрольдә тотарга мөмкин.

Бүгенге көндә Салих Сәйдәшев урамындагы 33нче, 34нче, 19А санлы һәм 27/1 санлы йортларга заманча домофоннар куйганнар. Шулай ук 23нче һәм 29нчы йортларга урнаштыру эше бара.

– Акыллы домофоннар бер тапкыр да сынатмады, – ди “Безнең ишегалды” торак милекчеләре ширкәтенең халык белән эшләү буенча инспекторы Рания Букаткина. – Шушы берничә ай эчендә без системаның йортта һәм подъездларда тәртип сакларга ярдәм итүенә инандык. Балалары башка шәһәрдә яшәгән пенсионерлар бик канәгать, алар шулай ук үзләренә кем килгәнен күзәтә ала. Видеоязма алып барыла, алай гына да түгел, ул архивлана, шуңа күрә адекват булмаган гражданнарны шул видеоархив аша табарга мөмкин. Минем фикеремчә, акыллы домофон вахтёрны алыштыра.

Подъезд ишегенең тышкы ягында гадәти төймәле панель урынына урнаштырылган җайланма видеокамера белән җиһазландырылган. Ә ул исә яшәүчеләргә килүчеләр белән аралашырга гына түгел, аларны күрергә дә мөмкинлек бирә.

– Бик уңайлы. Мин, фатир ишегем янына килмичә дә, мобиль телефон аша подъезд ишеген ача алам, телефонда махсус кушымта бар, – ди Салих Сәйдәшев урамындагы 19А санлы йортта яшәүче Бәдия Йосыпова. – Балаларым да ишекне шул кушымта аша ачып керә ала. Иң мөһиме – миңа кем килгәнен күреп торам. Диванда утырган килеш, домофонга барып тормыйча гына ишекне ачарга, һәм, кем шалтыратканын күреп, аны кертергәме-юкмы икәнен хәл итәргә була

Тагын бер өстенлек – мобиль кушымта яшәүчеләргә интернетка кереп булган теләсә кайсы ноктадан (башка йорт, эш, кибет яки дачадан) подъезд ишеге белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Шулай ук мобиль кушымта аша шалтыратулар журналын карарга һәм сез өйдә булмаган чакта сезнең янга кем һәм кайчан килгәнен күрергә мөмкин.

Акыллы домофон урлау һәм йорт яны мөлкәтен бозу очракларын берничә тапкырга киметә. Видеокүзәтү шикле кешеләрне подъездга керү мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Әгәр дә хокук бозу булган икән, камера аны кайнар эз буенча ачарга ярдәм итәчәк.

Фото: А.Габдрәфыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев