Баулының үзәк китапханәсендә кызлар һәм ханымнар өчен милли мастер-класс оештырылды. Яулык бәйләү серләренә стилист һәм тегүче Гөлназ Гатауллина өйрәтте.
Милли җанлы, кул эшләре остасы булган Гөлназ Баулыда туып-үскән, Баулының 4 санлы гимназиясен тәмамлаган. Мастер-класс барышында Гөлназ хатын-ызларга үзләренең матурлыгын, стилен кием аша ачарга ярдәм итте. Үзе теккән калфаклар, түбәтәйләр, изүләр белән төрле яшьтәге хатын-кызларга матур образлар тудырды.

Фото авторныкы
Нет комментариев