Баулы укучыларына һөнәр сайларга булышалар
Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында “Без һөнәр сайлыйбыз, һөнәр безне сайлый” девизы астында очрашу узды. Баулы районы мәгариф бүлеге оештырган һөнәри юнәлеш бирү чарасына мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары һәм аграр көллият студентлары чакырылды.
Чара Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссариатының чакырылыш бүлеге начальнигы Марат Гарифуллин чыгышы белән башланды. Ул хәрби белем алу мөмкинлекләре белән таныштырды, Ватанга хезмәт итүнең мөһимлеген ассызыклады, Россия Федерациясе оборона министрлыгының профильле уку йортларында офицерлар әзерләүләре турында сөйләде.
“Хәрби уку йортлары Россиянең бөтен территориясендә диярлек бар. Сез үзегезгә ошаган шәһәрне, белгечлекне сайлый аласыз, – дип мөрәҗәгать итте Марат Гарифуллин яшьләргә. – Оборона министрлыгы сайтында бу уку йортлары турында бөтен мәгълүмат та язылган. Шуларны карагач, кыызксынсагыз һәм сораулар туса, Баулы шәһәре хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә аласыз. Без сезгә барысын да аңлатырбыз, документлар җыярга ярдәм итәрбез, медицина комиссиясе, һөнәри-психологик сайлап алу үткәрербез”.
Аннары сүз сәламәтлек саклау, эчке эшләр һәм гадәтән тыш хәлләр министрлыклары вәкилләренә бирелде. Россия эчке эшләр минисртлыгының Баулы районы бүлеге начальнигы Марат Кадыров хокук саклау органнарында хезмәт итү үзенчәлекләре, кандидатларга таләпләр, карьера үсеше турында сөйләде. Баулы район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге мөдире Лилия Гайсина табиблар һәм шәфкать туташларының эш нечкәлекләре, максатчан юнәлеш буенча белем алу турында мәгълүмат бирде. Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баулы һәм Ютазы районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге җитәкчесе Игорь Барабанов коткаручы һәм янгын сүндерүче һөнәре турында сөйләде. Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты Гүзәл Хәбибуллина Казан дәүләт аграр университеты турында мәгълүмат бирде. Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Ольга Сәхипгәрәева педагог һөнәренең мөһимлеген ассызыклады, яшь белгечләргә дәүләт ярдәме булуын әйтте, һөнәр сайлаганда уйлап эш итәргә киңәш бирде.
Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина да катнашты.
“Хәзерге вакытта сез сайлау алдында торасыз, сезне: “Кем булырга, мөстәкыйль тормышны ничек башлап җибәрергә?” – дигән сораулар борчый. Һөнәрне әти-әни кушканга гына түгел, үз акылыгыз белән, зурларча фикер йөртеп сайласагыз иде”, – дип киңәш итте ул укучыларга.
Максатчан белем алуның өстенлекләре турында да күп файдалы мәгълүмат бирелде, бу диплом алганнан соң эшкә урнашуны гарантияли һәм күп кенә яшьләр өчен перспективалы вариантларның берсе булып тора.
Чара ахырында “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан “Җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” ТР Дәүләт программасы кысаларында төшерелгән “За пределом” фильмы күрсәтелде.
“Конференция кызыклы булды. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча вәкиле чыгышы аеруча ошады. Минем үземнең дә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы уку йортына керү идеясе бар”, – дип уртаклашты 7нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Тимур Биктимеров.
Мондый очрашулар – Баулы районының кадрлар потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән системалы эш. Киләчәктә районның башка предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре белән дә очрашулар оештыру планлаштырыла. Бу чаралар укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру һәм аларны туган җирләрендәге эш урыннары белән кызыксындыру өчен үткәрелә.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев