Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы укучылары белән сугышчы-интернационалист очрашуга килде

15 февраль - илебез тарихында үзенчәлекле дата, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне.

Шушы истәлекле вакыйгага багышлап, Исергәп авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә, 7-8 сыйныф укучылары өчен, «Әгәр Ватан чакырса…» дип исемләнгән мәгълумати чара-очрашу үткәрделәр.

Тарих укытучысы Гафиятуллин Р.Ш. ун елга якын дәвам иткән һәм меңләгән совет солдатлары һәм офицерлары өчен чын сынау булган сугыш турында сөйләде.

Китапханәче авылдаш сугышчы-интернационалистлар турында күңелләрне тетрәндергән электрон презентация күрсәтте.

Чарага сугышчы-интернационалист, авылдашыбыз Салават Сөләйманов чакырылган иде. Әфган сугышы ветераны үзе белән бергә хезмәт иткән сугышчан дуслары, солдатларның гадәти көннәрен искә алды, сугыш кырында яшьлекләренең ничек авыр да, шул ук вакытта күңелле мигелләр белән дә узуы турында сөйләде.

Фото: Бавлинские библиотекари

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев