Баулы районында халык җыеннары дәвам итә
Кызылъяр мәдәният йортында Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров һәм Баулы шәһәре прокуроры Сәйяр Зиятдинов катнашында халык җыены узды.
Җыелышка кадәр авылның социаль-мәдәни учреждениеләрен йөреп чыгу, мәдәният йортында гражданнарны кабул итү оештырылды.
Халык җыены Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Марсель Даутов доклады белән башланып китте. Ул билгеләп үткәнчә, Кызылъяр районда иң зур авылларның берсе булып кала. 2026 ел башына авылда рәсми рәвештә 1750 кеше теркәлгән, асылда 2000нән артык кеше яши. 2025 елда авылда 6 бала туган, 36 кеше үлгән. Авыл мәктәбендә 154 укучы исәпләнә, ә балалар бакчасына 56 бала йөри.
Җирлек башлыгы узган елда башкарылган эшләр турында да сөйләде. Авылда республика программалары ярдәмендә яңа МТЗ-82 тракторы сатып алынган, Совет, Сабирҗанов, Дуслык һәм Шакиров урамнарындагы күп балалы гаиләләр өчен бирелгән 89 участокка газ үткәрелгән. Кызылъяр “Иң төзекләндерелгән торак пункт” конкурсында җиңгән. Грант акчасына авылга керү юлында стела куелган, балалар мәйданчыклары өчен стендлар ясалган, Иске Чүте һәм Уба авылларында зиратлар өчен өстәмә участоклар рәсмиләштерелгән.
2025 елда үзара салым акчалары түбәндәге максатларга юнәлтелгән: урамнарны яктыртуга, юлларны грейдер белән тигезләүгә, Фәнис Яруллин урамында чокырларны бетерүгә, юлларны кардан арындыруга, су белән тәэмин итү системаларын ремонтлауга, скважиналарга хезмәт күрсәтүгә, зиратларны тәртиптә тотуга.
Марсель Даутов Илгизәр һәм Әлфис Ямалетдиновларга кышкы чорда юлларны тәртиптә тотулары өчен рәхмәт белдерде.
2026 елда үзара салым акчалары урамнарны яктыртуга, Киров һәм Совет урамнарындагы чокырларны тигезләүгә, су белән тәэмин итү челтәрен проектлау, төзү һәм ремонтлауга, зиратларны төзекләндерүгә, янгын гидрантларына күрсәткечләр урнаштыруга тотылачак.
Киләчәктә авылны су белән тәэмин итүне “Водоканал” предприятиесе карамагына тапшырачаклар. Аңа кадәр су белән тәэмин итүгә хезмәт күрсәтү өчен акча кирәк. Бу максатка һәр хуҗалыктан акча җыю турында карар кабул ителде.
Марсель Даутов кискен мәсьәләләргә дә тукталды. Аларның берсе – чүп-чар җыйган өчен һәм электр энергиясе өчен халыкның бурычы күп булу.
“Җирлек буенча бурыч суммасы 574 мең сумнан артып киткән, аерым гаиләләрнең бурычы 20 меңгә җитә”, – дип сөйләде җирлек башлыгы.
Хисап доклады Ватанны саклаучыларга булышу темасы белән тәмамланды. Авыл халкы сугышчыларга гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Җыю пунктлары мәдәният йортында, мәктәптә һәм мәчеттә эшли. Мәдәният йортында 2025 елның августыннан бирле маскировка челтәре үрү оештырылган, инде 21нче челтәрне тәмамлап киләләр.
Җыелышта төрле хезмәтләр вәкилләре дә чыгыш ясады, алар көнүзәк мәсьәләләрне күтәрделәр. Этләрне чиплаштыру, йорт хайваннары арасында тарала торган куркыныч авырулардан саклану, дәүләт программалары, мошенникларга каршы көрәш турында сүз барды.
Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров 2025 елда районның социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде, авыл халкы сорауларына җавап бирде. Инде күптәннән авыл халкын өлкән яшькә җитеп вафат булган кешеләрне ярдырмау мәсьәләсе борчый.
“Ул бит бездән генә тормый, Казанда булган җыелышларда без бу мәсьәләне күтәрәбез, тик закон буенча, үлгән бөтен кешене дә, нигездә, яралар. Ярмаска рөхсәт булган очраклар исемлеге бар. Мәсәлән, яман шеш диагнозы расланып, даими рәвештә табиб күзәтүендә булган кешеләрне ярмаска мөмкиннәр”, – дип аңлатты район башлыгы.
Тик авыл халкын бу җавап канәгатьләндермәде. Алар фикеренчә, криминал булмаган очракта, 90нан узган кешеләрне ярдырмау хәерлерәк.
Кызылъяр авылы имамы Фәнис Хәлфетдинов та сүз алды. Ул үлем-китем булган очракта авылдашларын бердәм булырга чакырды.
“Шушы көннәрдә ике җеназа булды. Икесе дә авыр булды, ярый әле яшьләр килде, казый алдык. Ә бит читтә яшәп вафат булган кешеләрне җирләгәндә кабер казучы да булмаска мөмкин. Шуңа күрә бердәм булсак иде”, – дип мөрәҗәгать итте ул авылдашларына.
Халык җыены районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән кызылъярларны бүләкләү тантанасы белән төгәлләнде.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев