Баулы районында токмач өмәсе гөрләде
Илдә махсус хәрби операция башланганнан бирле, баулылар сугышчыларга төрле яклап ярдәм күрсәтә. Мортаза авылы ханымнары да изге ниятләр белән токмач өмәсенә җыелды. Бу игелекле эшне китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды.
Мортаза авылының уңган ханымнары сугышчыларга җибәрергә өй токмачын изге теләкләр тели-тели кистеләр. Эшкә зур җаваплылык белән керештеләр: токмачны 45 йомыркага бастылар. Бу гади генә азык түгел, ә аналарның күңел җылысы, догалары белән сугарылган күчтәнәч.
“Махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә өйдән җылылык җибәрик дип, токмач кисәргә булдык. Безнең кискән токмачларыбыз аларга көч-куәт өстәсен, тәмләп ашасыннар, җиңү яулап кайтсыннар”, – дип уртаклашты Мортаза авыл китапханәчесе Илзия Латыйпова.
Илдә мобилизация игълан ителгәннән бирле, Мортаза халкы хәрбиләргә төрле яклап булыша. Тәм-томнардан башлап, эш коралларына кадәр җыялар, окоп шәмнәре ясыйлар, акчалата булышучылар да бар.
“Ак калфак” оешмасы беренче тапкыр ярдәм җыйганда, чәй, кофе, оекбашлар, үләннәр җибәрдек. Ул вакытта миңа Гүзәл Нуждина ярдәм итеште. 2022 елдан бирле аның белән җыябыз”, – ди оешманың Мортаза бүлеге җитәкчесе, китапханәче Илзия Латыйпова.

Барлык күчтәнәчләрне, исемле посылкаларны район күләмендә җыелган гуманитар ярдәмгә дә кушалар, волонтёр Ринат Нуриев аша да җибәрәләр.
“Авыл халкына зур рәхмәт! Гел ярдәм кулы сузып, күмәкләшеп, тиз арада бөтен әйберне җыялар. Бөтен кирәк-яракны – беренче көндәлек кирәк әйберләрдән, тәм томнар, кием-салым, инструментлар, электр пычкылары – бөтен нәрсәне китереп торалар. Исемле посылкаларны махсус хәрби операция зонасына алып баручы Ринат Нуриевка аерым рәхмәт”, – ди Илзия Латыйпова.
Алгы сызыкта хәзер биш авылдашлары хезмәт итә. Алар белән элемтәдә торалар, солдатлар туган якларына ялга кайткач, авылдашлары белән очрашулар оештыралар. Гуманитар ярдәм җибәргән саен, бигрәк тә исемле посылкалар алгач, сугышчылар, рәхмәт әйтеп, хәбәр җибәрәләр. Солдат егетнең әнисе, волонтёр Гөлнара Хафизова да гуманитар ярдәм җыючыларга бик рәхмәтле. Токмач өмәсендә ул да катнашты.
“Волонтёрлар хәрәкәтен оештыручыларга, гуманитар ярдәм җыюда катнашучыларга, солдатларыбызга булышучы авылдашларыбызга, җирлек башлыгына, район башлыгына ихлас рәхмәтемне җиткерәм”, – дип уртаклашты ул.

Гөлнара Хафизованың улы инде дүрт ел алгы сызыкта, сабыр ханым шуннан бирле газизе өчен ут йотып яши.
“Сугыш тизрәк тәмамлансын. Солдатларыбыз исән-сау булып, тизрәк җиңү белән кайтсыннар, дип телим һәм аларны якынлашып килүче 23 февраль, Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм”, – ди солдат анасы.
Авыл халкы әле күптән түгел генә махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларына волонтёрлар аша исемле посылкалар җибәргән. Иң мөһиме – хәрбиләргә бу күчтәнәчләр белән бергә туган як җылысы, авылдашларының сәламе дә барып җитә.
“Егетләрне көтәбез, алар җиңеп кайтсыннар. Җиңү белән кайтсыннар. Барысы да исән-сау булсын. Без аларны көтеп калабыз. Әниләре, хатыннары, балалары көтеп тора. Безнең кискән токмачлар, җибәргән әйберләр аларга барып җитсен һәм күңелләрен җылытсын иде”, – дип тели Мортаза мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Сиренә Садыйкова.

Киселгән токмачларны, яхшылап киптергәч, капларга тутырдылар. Аларны алгы сызыкка башка кирәк-яраклар, балаларның солдатларга язган хатлары һәм окоп шәмнәре белән бергә җибәрәчәкләр.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева, Мортаза китапханәсе архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев