Баулы районында төбәкара бәйге узды
Якташ язучыбыз Фәнис Яруллинның тууына 88 ел тулу уңаеннан, аның исемен йөртүче Кызылъяр мәктәбендә «Яруллин укулары» төбәкара әдәби бәйгесе үткәрелде. Менә инде ике ел рәттән ул Татарстан Дәүләт Советы грантын откан “Бәрәкәт” проекты кысаларында оештырыла.
Бәйгегә Баулы, Ютазы районнары, Башкортстан мәктәпләреннән 80гә якын кеше килде. Бәйрәмне ачу тантанасында кунакларны Кызылъяр мәктәбе директоры Альбина Әминова сәламләде.
"Бу көн һәркем күңелендә бәйрәм булып калсын. Фәнис абыйның рухы шаттыр, дип уйлыйм, балаларның сөйләгән шигырьләре аның рухына дога булып барып ирешсен иде", – дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында.

Укучылар төрле номинацияләрдә Фәнис Яруллинның шигырьләре һәм аның шигырьләренә язылган җырлар белән чыгыш ясадылар. Бәйге Фәнис Яруллинны искә алу чарасы гына түгел, ә чын мәгънәсендә шигырь һәм җыр бәйрәме булды. Ул якташыбызны хөрмәт итүчеләрне, аның иҗатын яратучыларны берләштерде.
"Без "Яруллин укулары" бәйгесен бик яратабыз, Кызылъяр мәктәбенә ел саен шатланып киләбез, – дип уртаклашты Ютазы районы Бәйрәкә мәктәбе укытучысы Фәнисә Садыйкова. – Балалар Фәнис Яруллинның шигырьләрен бик яраталар, чөнки алар уку өчен дә, ятлау өчен дә җиңел һәм, авылча итеп, гади тел белән язылган".

Бәйрәкә мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Данил Хисамов та Фәнис Яруллинның шигырьләрен бик ошатуын әйтте.
"Аның шигырьләре кызык, шаян тел белән язылган. Бүген "Ялкау ялы" шигырен ятлап килдем. Бәйгедә беренче тапкыр катнаштым, дулкынландым, аякларым калдырады. Кызылъяр мәктәбе бик ошады", – ди Данил.
Ә менә аның сыйныфташы Зәмирә Гыйләҗетдинова бу бәйгегә ел саен килә, ел да призлы урыннар ала, быел да җиңде. Быел беренче сыйныфта укучы сеңлесе Айзиләне дә алып килгән, ул да призлы урын алды.

Ютазы районы Иске Урыссу мәктәбенең дүртенче сыйныф укучысы Динә Мәрданова Фәнис Яруллин турында үзе иҗат иткән шигыре белән катнашты. Укытучысы Фәридә Шакирова да шигырьләр яза, аның үрнәгендә укучылары да каләм тибрәтә. Динә Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай турында да шигырьләр язган, республика бәйгеләренә җибәргән.
Жюри әгъзалары бәйгегә нәтиҗә ясаган арада Кызылъяр мәктәбе укучылары сәхнә күренеше тәкъдим иттеләр, аннары бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләргә һәм призлы урын алучыларга бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Укучыларны бәйгегә алып килгән укытучылар да бүләксез калмады.

"Җырда калсын гомерләр" номинациясендә гран-при Кызылъяр мәктәбе укучысы Аида Хафизовага бирелде. Ә "Яруллин укулары" бәйгесендә төп гран-при иясе – шул ук мәктәптән Эмиль Габидуллин. Ул район һәм республика күләмендә уза торган бәйгеләрдә еш кына призлы урыннар яулый, "Яруллин укулары" бәйгесендә дә ел саен катнаша һәм җиңә. Фәнис Яруллинның шигырьләрен балалар бакчасына йөргәннән бирле ятлый, ә бу бәйгегә аның "Тукай Петербургта" дип аталган озын шигырен сайлаган, аны ул бер кичтә ятлаган. Эмиль киләчәктә укуын театр юнәлешендә дәвам итәргә тели.

Мәктәп кунаклары бәйгенең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр.
"Кызылъяр мәктәбенә бу бәйгегә балалар да, укытучылар да яратып киләләр дип беләм, чөнки монда шигырь укуыңны гына күрсәтеп калмыйсың, ә үзгә бер җылы татар мохитенә эләгәсең һәм чын күңелдән эшләнгән эш икәне күренә. Булсынга дип, тырышып эшләгән коллективның эше әллә кайдан күренеп тора. Һәрвакыттагыча җылы мохит, оешкан төстә үтә барысы да", – дип билгеләп үтте Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Фәридә Зыярова.

"Ел саен "Яруллин укулары" төбәкара бәйгесен оештырып, зур эш башкарасыз, чөнки шулкадәрле күп кунакларны кабул итү зур хезмәт сорый. Сез укучыларда туган якка, шигърияткә мәхәббәт, якташ язучыбыз Фәнис Яруллинга хөрмәт тәрбиялисез. Сезнең мәктәп аның исемен лаеклы йөртә, – дип мөрәҗәгать итте Кызылъяр мәктәбе коллективына район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ольга Сәхипгәрәева. – Бәйгечеләрнең әзерлеге елдан-ел яхшыра бара, шуңа күрә җиңүчеләрне билгеләү бер дә җиңел булмады".
Чара Фәнис Яруллинның Кызылъяр мәктәбе гимнына әверелгән “Анам теле” җырын күмәк башкару белән төгәлләнде.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Фото автордан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев