Баулы районында сугыш чоры баласын котлаганнар
Татар Томбарлысы авыл китапханәчесе укучылар белән авылның өлкән кешеләренең берсе, сугыш чоры баласы Исмәгыйль Гыймазетдиновны Җиңү бәйрәме белән котларга барган. Бу хакта редакциягә китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова хәбәр итте.
Исмәгыйл абый сугыш башлаганда күкрәк баласы була, ә менә сугыш беткәнне ул бераз хатерли әле. Ул вакытта аңа 4,5 яшь була.
– Язгы җылы, матур көн, бөтен халык урамга чыкты, сөенәләр, елыйлар да, көләләр, – дип искә ала ул.
Аның әтисе Ибрай абый да фронтовик, сугыш беткәч, исән-сау өенә кайта. Калган гомерендә колхозда хезмәт куя, тирә-якка танылган аучы да була әле ул.
Элек авылда, әлеге мәдәният йорты урынында зур сөт заводы булган. Авыл халкы сөтләрен шунда тапшырган, монда май, эремчек ясаганнар. Исмәгыйль абыйның әнисе дә шул заводта эшләгән.
– Без, 3-4 яшьлек малайлар, гел шунда урала идек, бераз булса да тамак та туя иде, – дип искә ала сугыш чоры баласы.
Аларны әле кош-кортлар куарга сакчы итеп тә куя торган булганнар. Чөнки эремчекләрне сөзеп, урамга чыгарып элгәч, әзер ризыкка тиз арада кошлар очып килгән.
– Очып кына түгел, атлап урлашырга килүчеләр дә булгалый иде, – дип елмая сакчы бабай.
Сугыштан сон пленный немецлар Баулыда юл салганнар, өйләр төзегәннәр.
– Шулар безнен авылга да киләләр иде, ипи, йомырка, сөт сорап йөрделәр, мин тере немецларны күрдем, – дип сөйләде әле ул.
Башлангыч белемне авыл мәктәбендә ала Исмәгыйль абый. Аннан 7 класска кадәр Баулыда укый. 14 яшендә, әтисенә ияреп, колхозда урман кисү, таш чыгару кебек төрле авыр эшләр башкарырга туры килә аңа.
1959 елда армия сафларына алына һәм 3 ел Камчаткада хезмәт итә. Кайткач, Карабашта укып, шофёр-тракторист таныклыгы ала. Авылга кайтып. эшкә урнаша, авыл кызы Фирия апаны тормыш ипәше итеп сайлый. Беренче уллары туа.

1967 елда яшь гаилә Казахстанга күченеп китә. Анда аларның тагы ике уллары туа. Фирия апа заводта хезмәт куя, Исмәгыйль абый шофёр булып эшли.
1999 елда гаилә туган якларына кайтып урнаша. Бераз колхозда эшләп, икеседә лаеклы ялга чыгалар. Менә инде 60 елдан артык иңне иңгә куеп, тигез матур тормыш кичерәләр Гыймазетдиновлар. Балалары,оныклары һәрвакыт хәл белешеп, ярдәмләшеп торалар.
Эльвира Әхмәтҗанова,
Татар Томбарлысы китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев