Баулы районында өмәләр уза
Салих авылы зиратында зур өмә үткәрелгән. Анда авыл халкы һәм читтә яшәүче салихлылар катнашкан – иллегә якын кеше җыелган.
Салихлылар бар эшне дә күмәкләшеп эшләргә күнеккән. Бер атна элек авыл группасына, 1 май көнне зиратта өмә була, дигән белдерү куелган. Авыл халкы бу инициативаны бик теләп хуплаган.

Ашкынып, риза булып, читтә яшәүче салихлылар да кайтып җиткән. Өмәгә бүгенгесе көндә авылда яшәүчеләр дә чыккан. Зиратны төзекләндерү эшендә 48 кеше катнашкан.

Шәхси транспортлары белән ярдәм итүчеләр дә булган: Исмәгыйль Закиров – КамАЗ машинасында, Илфат Валитов Беларусь тракторында чыккан.

Өмәчеләр зиратагы агачларны кискәннәр, чүп үләннәрен тырмалап түккәннәр, шулай ук караучысыз калган каберлекләрне чистартканнар. Хәтта кайбер караучысыз калган каберлеккә мәрхүмнең исем-фамилиясен яздырып куючы кешеләр дә булган.

Ахырда өмәчеләр бергәләшеп чәй, кайнар шулпа белән сыйланганнар.
"Күңелле итеп аралашып эшләдек. Өмәдә яшләрнең катнашуы аеруча куандыра, – дип хәбәр итте Салих авылы китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова. – Өмәдә катнашкан бар кешегә шәхсән үз исемемнән зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Шулай бердәм булыйк, икенче елларга өмәгә тагын да күбрәк җыелыйк. Быел кайталмый калган авылдашларны икенче өмәләргә көтеп калабыз".
Фото: Ләйсәнә Таһирова архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев