Баулы районында яшәүче сугыш чоры баласына 90 яшь тулган
Яңа Чүте авылында яшәүче Саимә Фәризун кызы Шәмсетдинова якын кешеләре кадер-хөрмәтендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Аны олуг юбилее белән туганнары, Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров исеменнэн Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин котлаган.
Юбиляр, кунакларны ачык йөз белән каршы алып, тормышы турында сөйләгән, хатирәләрен яңарткан.
Саимә Фәризун кызы 1936 елның 16 гыйнварында Хәнсевәр авылында беренче бала булып дөньяга аваз салган. 1957 елда Зөфәр Хәлфетдин улы белән гаилә корган. Шәмсетдиновлар, Яңа Чүте авылында төп нигездә яңа өй салып чыгып, 52 ел бергә тату гомер иткәннәр, дүрт бала үстергәннәр.
Саимә Шәмсетдинова – тормыш сынауларын кичергән кеше. Кайгы җилләре аларның гаиләсен дә урап үтмәгән: 2009 елда – гаилә башлыгы, ә 2017 елда уллары Гайсә гүр ияләре булган.
Бүгенге көндә юбиляр кече улы Газинур һәм килене Филүзә тәрбиясендә гомер кичерә. Зур улы Сәүбән – Баулы шәһәрендә яши, Мөхәммәтнур улы авылда яши.
Саимә Шәмсетдинова – 10 оныгының, 10 оныкчыгының яраткан әбисе. Балалары, оныклары, туганнары, төп йортка кайтып, һәрвакыт хәл белешеп, ярдәмләшеп торалар.
"Олуг юбилеен билгеләүче Саимә әбигә ныклы сәләмәтлек, күңел күтәренкелеге телибез", – дип уртаклашты Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин.
Фото: Салих авыл җирлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев