Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районында фольклор кичә узган

Мортаза авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Хатын-кызлар дөньясында” түгәрәгенә йөрүчеләр өчен “Чәй яны – сый яны” дип исемләнгән фольклор кичә оештырганнар. Мортаза китапханәчесе һәм сәнгать җитәкчесе чәйнең Татарстанга килү тарихы, чәйнең үзенчәлекләре турында сөйләгәннәр.

Татар халкының чәй эчү традициясе – күп гасырлар дәвамында формалашкан мәдәни күренеш. “Чәй яны – сый яны” дип исемләнгән фольклор кичәгә килүчеләр әби-бабаларыбыздан калган шундый гореф-гадәтләрне искә алганнар. Мәсәлән, чәйгә кайнар сөт яки каймак яки үләннәр өстәү – борынгыдан килгән гадәт, чәй куе һәм кайнар булырга тиеш.

“Суынган чәйне кунакка бирү аны хөрмәт итмәү дип саналган. Элек татар өендә самавыр булуы гаиләнең байлыгын һәм дәрәҗәсен күрсәткән, – дип аңлатып үтте Мортаза китапханәчесе һәм сәнгать җитәкчесе Илзия Латыйпова. – Татар чәй табыны бервакытта да чәй белән генә чикләнми, табынга камыр ризыклары, татлы, баллы ризыклар куелган”.

Чарага килгән кунаклар чәй турындагы әйтемнәр бәйгесендә катнашканнар, табышмаклар чишкәннәр.

Кичә чәй табыны артында дәвам иткән. “Хатын-кызлар дөньясында” түгәрәгенә йөрүчеләр төрле чәйләрне авыз иткәннәр һәм кайсы чәйгә нинди үләннәр кушылуы турында сөйләшкәннәр, аларның төрләре һәм файдалы сыйфатлары турында киңәшләшкәннәр.

“Чәй эчемлек кенә түгел, ул дуслык, туганлык һәм кунакчыллык символы да”, – дип билгеләп үтте Илзия Латыйпова.

Китапханәче “Чәй – татар халкының күңел көзгесе” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясаган, күргәзмәдә “Татар халык ашлары” китаплары урын алган.

Фото: Мортаза китапханәсе архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев