Баулы районында дуслык бәйрәме гөрләгән
Татар Томбарлысы китапханәсендә, “Библиосумерки-2026” акциясе кысаларында, Халыклар бердәмлеге елына багышланган “Дуслык бәйрәме” дип исемләнгән күләмле чара узган.
Бәйрәмне алып баручы китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова илебездә яшәүче халыклар мәдәниятенең күптөрлелеген билгеләп үткән һәм кайберләре белән якыннан таныштырган.
“Чарада рус, татар, казакъ, үзбәк халыкларының мәдәнияте, йолалары, гореф-гадәтләре тәкьдим ителде, – дип хәбәр итте. – Кунаклар бу халыкларның милли киемнәре белән таныштылар, үзләренә генә хас милли ризыклардан авыз иттеләр, дәртле матур биюләр карадылар”
Китапханәче, дуслык һәм бердәмлек мохиты тудырып, кунаклар өчен төрле уеннар, бәйгеләр дә үткәргән. Барысы бергә җыелып, “Дуслык агачы” булдырганнар, балалар яфракларга үзләренең теләкләрен язып, агачка беркеткәннәр.
Дуслык бәйрәме тәмләп чәй эчү һәм күңелле дискотека белән тәмамланган, һәркемнең күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырган.
Фото: Татар Томбарлысы китапханәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев