Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районы ветеранын котлаганнар

Татар Томбарлысы авылында яшәүче Эльвира Әхмәтҗанова 94 яшен тутырган хөрмәтле авылдашы Гамир Юзеев турында сөйли.

Татар Томбарлысы авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны, авылыбызның иң өлкән кешеләренең берсе Гамир Хөббәт улы Юзаевка 94 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән авыл җирлеге админстрациясе, китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре өенә барып котладылар, Россия президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Гамир абыйның балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Ул үзәгенә үткән онытылмас елларны күз яшьләрсез сөйли алмый.

Гамир Хөббәт улы Юзаев 1932 елда Кызыл байрак колхозына кергәң Комлы күл дип аталган авылда ишле гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. 1939 елда Татар Томбарлысы авыл мәктәбенә беренче сыйныфка укырга бара. Авыл мәктәбендә озак белем алырга туры килми аңа, 1940 елда күп кенә авыл халкын мал-туарлар белән бергә Финляндиягә җибәрәләр. Бу исемлектә Юзаевлар гаиләсе дә була. Берсеннән-берсе кечкенә биш бала белән поездда айдан артык баралар алар. Маллар да аерым вагоннарга урнаштырыла.

Язмабыз герое икенче сыйныфны Финляндиядә укый, аларга элек немец балаларын укыткан татар хатыны белем бирә.

1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, бу килгән гаиләләрне, җигелгән атка утыртып, кире кайтырып җибәрәләр. Гамир абыйның әтисе белән олы абыйсы сугышка китә. Юл газабы – гүр газабы, диләр бит, биш балалы ана һәм тагы башка кешеләр, җигүле атларга утырып, олы юлга кузгалалар. Көндезен баш очыннан дошман самолётлары оча, бертуктаусыз ут яудыралар. Шуңа да атларны урман тирәсенә туктатып, ял итәләр, булган оннан ачтан үлмәслек ризыклар әзерлиләр. Ә караңгы төшкәч, кабат юлга чыгалар. Су юлына җиткәч, малларны баржага кертмиләр, справкалар язып, ярның бу ягында калдыралар.

Ленинград шәһәренә килеп җиткәч, пассажир поездларына урнаштыралар аларны. Поездда дым, тынчу, кеше күп, күбесе авыру, үлүчеләр дә шактый. Вагоннарда яралы солдатлар да күп була. Алар, ачлыклары йөзләренә чыккан сабыйларны жәлләп, үзләренә биргән ризыкларны балаларга өләшәләр. Шулай авырлыклар аша Ютазы вокзалына килеп төшәләр. Аларны каршы алучы булмый, озак кына вокзалда яшиләр, әниләре урамга чыгып ашарга эзләп карый, ләкин беркем бернәрсә бирми.

1942 елның язында гына туган авылга кайтып төшәләр. Барысы да бик каты чирлиләр, аларны Поповка больницасына салалар. Гамир абыйның башта энесе, аннан кечкенә сеңлесе вафат була (абыйсы сугышта һәлак була).

Гаилә башлыгы Хөббәт абзыйны сугыштан чакыртып кайтаралар, колхоз председателе итеп куялар. Ул бу вазифаны 1951 елга кадәр башкара.

Авылга кайтып урнашкач, 1942 елда Гамир абый яңадан беренче сыйныфка укырга бара. 7 нче сыйныйфны тәмамлау белән колхозда эшли башлый. Аңынчы да җәйге каникул чорында олылар белән беррәттән бөтен эшне башкара.

Үзенең 45 еллык хезмәте дәверендә көтүче дә була, ат белән тимер юл станцияләренә ашлык та ташый, тимерче ярдәмчесе булып та эшли, терлекчелектә хезмәт куя, соңгы елларын балта остасы булып эшли.

1959 нчы елны Гамир абый Зәлинә апа белән тормыш коралар, бер кыз һәм ике малай тәрбияләп, 44 ел бергә матур гомер кичерәләр.

Бүгенгесе көндә Гамир абый улы Җәмил һәм килене Эльмираның кадер-хөрмәтен тоеп, тыныч, матур картлык кичерә. Аның барлыгы 8 оныгы, 14 оныкчыгы бар. Ачык йөзле, шат күңелле бабайны балалары бик яраталар, хөрмәт итәләр.

Гамир абыйга сәламәтлек, тыныч тормыш, алдагы көндә дә балалалары, онык-оныкчыклары белән шулай матур итеп яшәвен телибез.

Эльвира Әхмәтҗанова,

Татар Томбарлысы авылы

Фото: Татар Томбарлысы китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев