Баулы районы ветераны истәлекләре белән уртаклашты
Укытучылар арасында гомер буе бер урында, бер мәктәптә эшләгән һәм үзләрен балалар укытуга, тәрбияләүгә багышлаган кешеләр бик күп. Моның ачык мисалы – Елизавета Николаевна Маликова. Безнең белән очрашуда ул үзенең балачагы, мәктәптә эшләгән еллары һәм Бөек Ватан сугышы ветераны булган әтисе турында сөйләде.
Елизавета Маликова күптән лаеклы ялда. Ул башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән, соңрак Фоминовка мәктәбендә химия һәм биология фәннәрен укыткан. Ветеран ул елларны сагынып һәм яратып искә ала, чөнки һөнәренә 30 елдан артык гомерен багышлаган.
– Мин 1953 елда туганмын. Мәктәпне тәмамлагач, Богырыслан педагогия училищесына укырга кердем. 1972 елда мине Оренбург өлкәсенең Северный районы Борискино авылына җибәрделәр. Анда мин ике ел эшләдем. Саранск шәһәре институтына читтән торып химия-биология факультетына укырга кердем һәм 1974 елда кияүгә чыктым. Ә 1975 елда Фоминовка авылында эшли башладым. Башта башлангыч сыйныфларны укыттым, өч сыйныф берьюлы бер сыйныфта укыйлар иде, чөнки мәктәп аз комплектлы, балалар да аз иде, – ди Елизавета Николевна. – Мин үз һөнәремә гашыйк идем, укучыларымны, үз фәнемне яраттым. Мәгариф өлкәсендәге дистә еллар шулай сизелмичә дә үтеп киткән.
Елизавета Маликованың әтисе Николай Дмитриевич Буравов 1922 елда туган булган, ул Бөек Ватан сугышы ветераны. Бөтен сугышны узган, туган колхозын күтәргән, илгә һәм Ватанга кирәкле балалар үстергән. 1982 елда үлгән.

– Гаиләдә без биш бала идек. Әтиебез үз теләге белән 1942 елның гыйнварында фронтка китә, – дип сөйли ветеран горурланып һәм күз яшьләре белән. – Үзе сөйләгәнчә, ул башта артиллерист, аннары орудие наводчигы булган, Курск дугасында сугышкан. Биш фронтта булганлыгы билгеле. Ватан сугышы азагында 1945 елның 24 мартында үпкәсенә яралана һәм сугыш ахырына кадәр госпитальдә кала. Ул Кенигсберг янында яраланган, шуңа да карамастан, ул командирын үз аякларына бәйләп сугыш кырыннан алып чыккан. Әтигә атылган пуля ничектер шулай үткән – йөрәгенә 10 миллиметр гына ара калган була. Аны Ходай саклаган инде. Ул вакытта сугыш кырында частьның тулы составыннан нибары 102 кеше калуы билгеле, ләкин алар бирешмәгәннәр, оборона тота алганнар, хәрби приказны тулысынча үтәгәннәр.
Елизавета Маликова сүзләренчә, аның әтисе фронттан җиде елдан соң кайткан. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, тагын өч елга хезмәт итәргә калдырганнар. Хезмәт юлы истәлеге булып документлар һәм медальләр калган.
– Безнең әти Германиядә хезмәт иткән. “Батырлык өчен”, “Германияне Җиңгән өчен”, “Совет Заполярьесын саклаган өчен” медальләре белән бүләкләнгән, – дип дәвам итте Елизавета Николаевна. – Хәтеремә сеңеп калганча, әти бик тырыш иде, колхозда машина-трактор паркында бригадир булып эшләде. Бригадир булса да, ул тракторчылардан күбрәк эшли иде. Мазутка, майга батып кайта иде. Әниемнең һәрвакыт: “Тракторчылар синнән чистарак йөри”, – диеп әтине шелтәләгәне истә. Эшләргә бик ярата иде ул. Аны менә дигән гаилә башлыгы, искиткеч, кайгыртучан әти буларак хәтерлибез, бик кызганыч, үпкә яман шешеннән үлде. Күрәсең, үпкәләре зарарланган булган. Үлгән вакытында аңа әле 60 яшь тә юк иде.
Елизавета Николаевна ел саен Җиңү көнен көтә. Ветеран сүзләренә караганда, 9 май – кайгылы бәйрәм. Бу көн үзендә каршылыклы хисләрне берләштерә: җиңү шатлыгы һәм һәлак булганнарның кайгысы, югалту хисләре берләшә.
– Ел саен бәйрәмгә фотосурәтләр белән чыгам. Бер транспарантта – әти белән каенатамның фотолары. Фёдор Андреевич Маликов, ягъни кайнатам турында мәгълүмат юк диярлек. Ул 1919 елда туган, 1970 елда үлгән. Аның башта ике ел хезмәт иткәнен, аннары биш ел сугышны узганын беләбез. Сугыш еллары турында сөйләргә яратмады, – дип сөйли ветеран. – Җиңү көне – кайгылы бәйрәм. Беренчедән, бик күп кеше һәлак булды, бик күп тол хатыннар калды, икенчедән, бик күп ятимнәр... Ә болай, күңелдә Җиңү тантанасы. Элек безнең авылда да сугышта катнашучыларны данлыйлар, концертлар күрсәтәләр иде, әмма хәзер алар юк.
Елизавета Николаевна ире белән өч ул үстергәннәр, алар барысы да нефтьче һөнәрен сайлаган. Барысының да үз гаиләләре, үз тормышлары. Күптән пенсиядә булуына карамастан, Елизавета Николаевна күңелсезләнеп утырмый. Аның алты оныгы, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар, алар һәрвакыт әбиләренә кунакка киләләр. Ә Елизавета Николаевна авыл клубындагы фольклор коллективына да йөрергә өлгерә, җырлый һәм оста итеп гармунда уйный, хәтта район күләмендәге чараларда да катнаша.
Елизавета Николаевна – күпкырлы кеше, һәрвакыт үзенә яраткан, күңеленә ошаган шөгылен таба. Өй шартларында помидор һәм борыч үсентеләре үстерә һәм үз тәҗрибәсен якыннары белән бик теләп уртаклаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев