Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районы укучылары музейга экскурсиягә барганнар

Татар Томбарлысы мәдәният йортында урнашкан музей бүлмәсендә укучылар өчен “Татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары” темасына мәдәни сәгать үткәрелгән. Чара “Пушкин картасы” программасы кысаларында җирле мәктәпнең 8-9 сыйныф укучылары өчен оештырылган.

“Мәдәни чара халкыбызның борынгы гореф-гадәтләре, йолалары һәм милли бәйрәмнәре аша балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан чыгып әзерләнде”, – дип хәбәр итте Татар Томбарлысы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова.

 

Китапханәче, музейда урын алган экспонатларны күрсәтеп, укучыларга килен төшү, киленгә су юлы күрсәтү, туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, солдатка озату кебек йолалар турында сөйләгән.

Укучылар аулак өйләрдә җыелып уйный торган “Без, без, без идек...”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Капкалы”, “Түбәтәй” кебек уеннарның эчтәлеге турында мәгълүмат алганнар, кайберләрен бергәләп уйнап та караганнар.

Балалар әби-бабайлар заманында чигелгән сөлгеләрне, кулъяулыкларны үз куллары белән тотып караганнар. Шулай ук алар авыл миче белән танышканнар, ипи пешерү серләренә төшенгәннәр. Укучылар инде халык теленнән югалып баручы гөбе, чөшле, табагач һәм шундый башка көнкүреш коралларының кулланылышы хакында да мәгълүмат алганнар.

“Музейлар халыкларның рухи һәм матди мәдәниятен саклыйлар, – дип билгеләп үтте китапханче. – Бүгенге чарада да укучылар борынгы әйберләр белән генә түгел, ә татар халкының мәдәнияте, тарихы, яшәеше, үзенә генә хас үзенчәлекләре белән таныштылар”.

Сүз уңаеннан, авыл мәдәният йортындагы музей бүлмәсе авыл китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова инициативасы белән 2022 елда барлыкка килгән иде. Аның фикерен авылдашлары да хуплаганнар, бик күп экспонатлар биргәннәр. Биредә көнкүреш әйберләре белән беррәттән, бер гасыр элек басылган китаплар да бар.

Фото: Татар Томбарлысы музее архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев