Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районы юбиляры 90 яшен билгеләп үткән

Яңа Чүте авылының хөрмәткә лаеклы кешесе Сәлимә Шәрап кызы Гарифуллинаның матур гомер бәйрәме булган, аңа 90 яшь тулган.

Авылда яшәп, хезмәт куеп, тормыш иптәше Фәткулла белән 5 бала үстергәннәр алар. Гаилә башлыгы бакыйлыкка күчкәч, ялгыз яшәмәсен дип, кызы Фәйрүзә әнисен үзе янына Октябрьский шәһәренә  алып киткән.

 

Яше байтак кына булса да, Сәлимә әби, тормышка зарланмыйча, балаларына рәхмәтле булып, кадер-хөрмәттә яши. Авылны сагынып, ел саен җәй айларында авылга кайтып, төп нигездә күрше апалары- әбиләрен җыеп, Коръән ашлары укыталар. Юбилярның улы Флёр авылда, төп йортта яши.

 

90 яшь тулу хөрмәтенә бәйрәм тантанасы Октябрьский шәһәрендә кызы Фәйрүзә йортында үткән. Сәлимә әбине тәбрикләргә гаиләләре белән олы кызы Зәрия, уллары Флёр белән Флорид, оныклары һәм оныкчыклары җыелган. Зөлфия кызы Мәскәүдән иң җылы теләкләрен юллаган.

 

Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин, Октябрьский шәһәренә барып, юбилярга Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров исеменнән тәбрикләү хаты һәм бүләкләр тапшырган.

 

"Котлауларга Яңа Чүте авылында яшәүчеләр дә кушыла. Сәлимә әбигә исәнлек- саулык һәм күңел күтәренкелеге телибез", – дип уртаклашты Илнур Хәйруллин.

 

Фото: Салих авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев