Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районы авылында җирле язучылар иҗаты турында укучыларга сөйләделәр

Исергәп авыл китапханәсе, “Алмаш” клубы кысаларында, җирле авторларның иҗатларына багышланган “Язучы иҗатында туган төбәк” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чарада мәктәп укучылары катнашты.

Озак еллар китапханәче булып эшләгән Миләүшә Йосыпова авыл халкының олысы һәм кечесе белән дә тыгыз элемтәдә торып эшли. Сугыш һәм тыл ветераннары истәлекләре, авыл тарихына кагылышлы материаллар туплау белән язма бай мирас булдыра.  Ул шулай ук җирле язучыларның иҗатын яшь буынга күрсәтү, өйрәтүдә дә зур эш башкара.

– Якташ язучыларның әсәрләрен өйрәнү туган ягыңа, Ватанга мәхәббәт, якташларың белән горурлану хисе тәрбияләүдә бик мөһим чара булып тора, – ди китапханәче. – Чарада җирле авторларыбызның иҗатларына күзәтү ясалды. Аларның тамырлары, туган як белән элемтәләре, кече Ватанга мәхәббәте, иҗатларында туган төбәкнең тарихы һәм мәдәнияте чагылышы мәсьәләләре өйрәнелде.

Укучыларга җирле язучыларның китаплары, язмалары, портретлары да күрсәтелде.

Фото: Миләүшә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев