Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы мәчетләре сугышчыларга булыша

Баулы районында махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Кызылъяр авылы мәчетенә йөрүчеләр дә сугышчыларга посылкалар әзерләгәннәр.

Хәзерге вакытта алгы сызыктагы солдатларга ярдәм йөзеннән әзерләнгән күчтәнәчләр арасында өйдә киселгән токмач, үлән чәйләре, чәк-чәк, бәйләгән оекбашлар һәм башка төрле кирәк-яраклар бар. Барлыгы алты посылка тутырылган.

“Хәрбиләребез исән-сау булып, куанычын күрсеннәр иде. Якташларыбыз язмышына битараф булмыйча, бу игелекле эштә катнашкан һәрбер мөслимәләребезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Игелекләре үзләренә изгелек булып кайтсын. Сау-сәламәт булып, куанып яшәсеннәр, еллар имин булсын”, – дип уртаклашты Кызылъяр авылы ветераннар советы рәисе Серинә Вәлиева.


Җыелган ярдәмне Баулыдагы “Без бергә” волонтёрлык штабына тапшырганнар. Кызылъяр мәчете волонтёрларына штабтан, җавап итеп, рәхмәт язып җибәргәннәр, анда түбәндәге юллар бар:

“Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте составындагы Баулы районы мөхтәсибәтенең Кызылъяр авылы мәчете мәхәлләсенә – җирле мөселман дини оешмасына – тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә күрсәткән ярдәмегез һәм һәрвакыт догалар кылып торуыгыз өчен зур рәхмәт. Ватан сакчыларының рухын ныгытуга куйган өлешегез һәм алар турында кайгыртуыгыз чиксез хөрмәткә лаек”.


Фото: Серинә Вәлиева архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев