Җәмгыять

Баулы кызы – Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе

Баулы мәктәбе укучысы Регина Әхмәтҗанова, Казан шәһәрендә “Ак калфак” IX Бөтенроссия укучы кызлар һәм егетләр бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, гран-прига лаек булган.

15-17 яшьлек укучы кызлар һәм егетләр катнашында узган “Ак калфак” бәйгесен Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, ТР Язучылар берлеге оештырган.  Аның максаты һәм бурычлары – татар халкының тарихын өйрәнү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерү, укучыларда милләткә һәм туган илгә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү, милли үзаң формалаштыру, актив укучыларны барлау, аларның эшчәнлегенә бәя бирү. 
Жюри составына язучылар, актёрлар, режиссёрлар, әдәбиятчылар, җәмәгать, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре кергән.

 

Бәйге өч этаптан торган. 3нче мәктәпнең 9А сыйныфы укучысы Регина Әхмәтҗанова, беренче этапта  бирелгән темага инша язып һәм портфолио җибәреп, икенче этапка узган. Икенче этапта бәйгечеләр белән зумнан әңгәмә үткәрелгән. Анда да Регина, барлык сорауларга лаеклы җавап биреп, өченче этапка узган. Аның өчен Каюм Насыйриның рецептлар китабыннан бер ризык әзерләп, видеосын юлларга кирәк булган.
Бәйгегә 100дән артык гариза килгән. Финалга Татарстан Республикасыннан, Самара һәм Свердловск өлкәләреннән, Казакъстан Республикасыннан 7 кыз һәм 7 егет сайлап алынган. Регина Әхмәтҗанова да алар арасына кергән.

Бәйге финалы Казанда ике көн дәвам иткән, биремнәр шактый катлаулы булган. Өлеш ясау буенча мастер-класс узган, егет-кызлар парлашып өлеш пешергәннәр. Шулай ук синель чыбык белән үрү буенча да өйрәтү дәресләре узган. Соңрак сынаулар Казан шәһәренең 80 нче татар-рус урта гомуми белем мәктәбендә дәвам иткән. Биредә  егетләр – спорт төрләрендә, ә кызлар татар биюе буенча көч сынашканнар. Тиз арада татарча бию көенә бию куеп, биергә кирәк булган.
Баллар билгеле булгач, катнашучылар хөкемдарлар белән әңгәмә узганнар. Финалистларга төрле сораулар биреп, белемнәрен сынаганнар.  Татар дөньясының үткәне, гореф-гадәтләре, шәхесләре турында сөйләшу алып барылган. Катнашучыларның тышкы кыяфәте, сөйләме, фикерләү сәләте, нәфис сүз осталыгы, сәхнә осталыгы, үз-үзен тотышы, кул эшләре, пешерү осталыгы игътибарга алынган. Шәһәрдәшебез Регина Әхмәтҗанова, барлык сынауларны да бик яхшы билгеләргә узып, гран-при исеменә лаек булган.

 

“Регина – Баулы районының бизәге ул, һәрьяклап булдыра! Афәрин! – дип уртаклашты  “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина. – Регинаны Казанга финалга озатканда, гран при алып кайтачаксың, дип әйткән идем. Ышанычымны аклады!"

Баулы кызының шундый дәрәҗәле бәйгедә гран-при алуы – Баулы районы өчен зур горурлык! Регина Әхмәтҗанованы, аны бәйгегә әзерләгән Римма Яруллинаны, кызына әзерлек барышында ярдәм иткән Гүзәл Әхмәтҗанованы җиңүләре белән ихлас котлыйбыз, уңышлар телибез!

Фото: Регина Әхмәтҗанова шәхси архивы


Нет комментариев