“Баулы-информ” хезмәткәре оешмага үзе килә
1 апрельдән 2026 елның икенче яртыеллыгына “Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталарына язылу башланды. Ә 6-16 апрельдә абунә декадасы үткәрелә. Шул уңайдан “Баулы-информ” редакциясе Баулы аграр көллиятендә газеталарга язылу кампаниясе уздырды.
Аграр көллият коллективы – редакциянең тугры дуслары. Уку йорты хезмәткәрләре, “Баулы-информ”ның абунә менеджеры Гөлнара Нәбиуллина оештырган язылу кампаниясенә кушылып, бу инициативаны актив рәвештә хупладылар.

“Газетаны көллияттә эшли башлаганнан бирле, 7-8 ел чамасы алдырам. Аның битләрендәге мәгълүмат кызыклы һәм файдалы, газетада бар нәрсә дә ошый. Тик юкарды, битләре кимеде. Бер генә теләгем бар: сканвордлар һәм кроссвордлар басылсын иде”, – дип уртаклашты махсус дисциплиналар укытучысы Данир Шиһапов.
Көллият директоры Гүзәл Гыйләҗева да район газетасын яратып укуын әйтте.

“Газета турында фикерләрем бик яхшы. Ул Баулы районының бөтен тарихын яктырта. Безнең көллияттә үткәрелгән чаралар турында материаллар басылуы бик күңелле. Мәгълүмат аңлаешлы, бай, кирәкле, – дип билгеләп үтте Гүзәл Миңнеяр кызы. – Газетаны хәтта Ютазы районына туганнарым янына кайтканда да алып кайтам, бик кызыксынып укыйлар. Редакция хезмәткәрләренә зур рәхмәт, бик кирәкле эш башкарасыз, район тарихын язасыз”.
Гүзәл Гыйләҗева “Хезмәткә дан" газетасының төсле булып чыкмавына борчылуын белдерде. Аның фикеренчә, “Слава труду”ның төрле төсле булып та, татар телендәге газетаның аклы-каралы нәшер ителүе кимсетү кебек тоела. Тик, кызганычка каршы, “Хезмәткә дан”ның төрле төстә чыкмавы тиражы кимүгә бәйле.
Абунә менеджеры Гөлнара Нәбиуллина аграр көллияттә 15 хезмәткәрне 2026 елның икенче яртыеллыгына Баулы районы газеталарына яздырды. “Баулы-информ” редакциясе Баулы аграр көллиятенә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерә.
Хөрмәтле баулылар! Сезне дә “Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталарына язылырга чакырабыз. Абунәне редакциядә (Пионер урамы, 9нчы йорт) һәм почта бүлекчәләрендә рәсмиләштерергә була. Абунә менеджерын чакырып, газетага оешмагызда язылу мөмкинлеге дә бар. Барлык сораулар буенча 5-64-47 телефоны аша шалтыратыгыз (Гөлнара).
2026 елның икенче яртыеллыгына язылу бәяләре (16 апрельгә кадәр гамәлдә):
– газетаны почта аша китерү – 1042,14 сум (“Хезмәткә дан”), – 1057,98 сум (“Слава труду”);
– альтернатив язылу (редакциядән алу) – 690 сум;
– оешмага китерү (кимендә 5 кеше) – 750 сум.
“ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Баулы-информ”
Реклама 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев