Баулы игезәк кызлар бәйрәм көтә
Иң матур, җылы һәм зәвыклы бәйрәм – 8 март Халыкара хатын-кызлар көне җитте. Аны өлкәннәр дә, кечкенә кызлар да көтеп ала. Һәр бәйрәм санына “Баулы-информ” үзенең укучыларына бәйрәм язмасы әзерли. Бу юлы бәйрәмебез бизәге – өч игезәк кыз һәм аларның әниләре Алинә.
Алинә һәм Радик Таҗетдиновлар 2018 елның август аенда никах укыталар. Яшь гаилә муллык аенда яңа тормышка нигез сала, мәхәббәтләре дә мулдан җимешләр бүләк итә аларга. Башта уллары Шамил туа, ә 2022 елда өч игезәк кызлары дөньяга аваз сала.
Таҗетдиновларда өч игезәк кыз тууы гаилә өчен генә түгел, район өчен дә, хәтта республика өчен дә сирәк күренеш. Гаилә өч игезәкнең туганын сөенеп тә, борчылып та көтеп алалар. Аларга Камилә, Әминә, Ралина дип исемнәр бирәләр.
– Кызларның һәрберсенең үз холкы, үз көе бар. Камиләбез – тыныч холыклы, барлык ситуацияләрдә дә үзен тыныч тота белә, тиз аңлый. Ул йокыдан да иң беренче уяна, – дип сөйләде кызларның әниләре Алинә. – Ралинабыз бик нәзберек кыз. Ул бик тиз үпкәли, бик нык ярдәмчел бала. Озаграк итеп йокларга ярата. Әминәбезнең холкы авыррак. Ул кечкенә генә булса да үзсүзле, сүз көрәштерергә ярата һәм таләпчән.
Һәр кыз бала – киләчәктә хатын-кыз, әни. Тормышка ямь, матурлык, наз һәм җылылык бүләк итүче гүзәл затлар үзләренә һәрвакыт игътибар, ярату таләп итә. Игезәк кызлар да искәрмә түгел. Алар да бәйрәмнәрне көтеп алалар, бигрәк тә 8 март Халыкара хатын-кызлар көнен яраталар икән.
– Балалар – кызлар булсалар да, бик иркә, сайланучан түгелләр. Биргән бөтен бүләкне дә сөенеп кабул итә беләләр, – ди кызларның әниләре. – Кызлар булгач, шул инде, күп итеп чәчәкләр, матур күлмәкләр, кечкенә сандалийлар, чәчләренә үрә һәм тага торган матур әйберләрне яраталар. Ашамлык турында әйткәндә, алар өчесе дә шоколад яраталар.
Зур гаиләдә, гадәттә, барлык бәйрәмнәр дә зурлап үткәрелә. Ата-ана да, балалар да андый көннәрне көтеп алалар.
– Бәйрәмнәрнең һәр кайсын истә калырлык итеп үткәрергә тырышабыз. Бигрәк тә гаиләбезгә кагылышлы юбилей даталарын, туган көннәрне билгеләп үтәбез. Ә 8 март – ул аеруча матур бәйрәм бит инде. Балалар бакчасында үткән матур Әниләр бәйрәме белән башлана ул бездә. Улым да, кызларым да балалар бакчасында үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшыралар, аларның чыгышларын – җыр һәм биюләрен караганда күңелләр тула. Аннары гаиләдә без – кызларга, ягъни миңа, Камиләгә, Ралинага, Әминәгә егетләребез – әтиләре һәм Шамил улыбыз иртән үк бүләк, чәчәк бәйләмнәре тапшыралар. Бәйрәм иртәбез шулай күңелле башланып китә. Бүләкләр алгач, тагын мәш килеп алабыз. Кызлар бүләкләрен бер-берсенә күрсәтә, кием булса, киеп карыйлар, көзге алдында да әйләнәләр алар хәзер озак итеп. Аннары ул көнне без авылга кайтабыз. Анда әти-әниләребез белән матур һәм мул табыннарда бәйрәмне үткәрәбез, алдан ук әзерләнгән бүләкләрне бирешәбез. Әлеге матур бәйрәм белән бөтен хатын-кызларны да тәбрик итәр идем. Сәламәт булсыннар, яз сулышы яңа көчләр, яңа хыяллар, бәхетләр алып килсен.
Фото: шәхси архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев