Баулы иҗатчылары Тукай турында яза
Татар халкының горурлыгы булган Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее алдыннан, Исергәп авылында яшәүче Камил Шәмсуаровның бөек шагыйрь истәлегенә багышлап язган шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Җырчы Тукай.....
Әй! Гаҗәеп затсың син, дөньяга килгән адәм,
Синнән калыр дәвамчы булып затлы газиз балаң.
Шул балаң акыл иясе, бик зур шагыйрь булыр,
Кулларында булыр илһам берлән алтын каләм.
Һәр адәмгә бирер үгет-нәсыйхәте бихисап булыр,
Тик гомере җәйге чәчкә кебек нәфис, кыска булыр.
Бер күз ачып йомган ара бары яшәсә дә егет,
Аның илһам чишмәсеннән аклык белән дөнья тулыр.
Бөек шагыйрь булыр ул егет, белеп тор, ТУКАЙ атлы,
Язган кылган эшләре дә бихисап, Каф тавы чаклы.
Нечкәртер моңсызлар күңелен, агартыр һәр чакны,
Шуннан соң бәндәләр тиз ук аерырлар кара акны.
Җырчы Тукай ул ятимлектә кимсенеп, зарлы үскән,
Җан әрнерлек нәни сабый чагы авырлыкта үткән...
Тырышкан, алган гыйлем зур иҗдиһат гыйлме каләм,
Аз гомердә чиксез гамәл мирас итте шушы адәм.
Бөек Тукай дибез без аны һәр милләт зурлап,
Мираска калган һәр әсәрен укыйбыз эзләп, юллап.
Һәрбер язган кәлимәсен бәет-мөнәҗәт итеп,
Көйләп укыйбыз һәрбер шигырь-язмасын җырлап.
Тукай көне
Тукай көне дибез шушы күркәм көннәрне зурлап,
Үткәрәбез шигырьләрен, җырларын көйләп җырлап.
Тукай сөйгән улыдыр бөек милләт татарның,
Шуңа күрә Тукай дустыбызга дан һәм хөрмәт.
Милләтпәрвәр, изге күңелле милләт, татар улы,
Багышланды назлы җыр-шигырьгә гомер юлы.
Алтын каләмен йөгертте җырлап ак кәгазьдә,
Алтын хәрефләр тезде назлар берлән алтын кулы.
Тукай сүзе... Тукай җыры... вәгәзе... милләт көе...
Габдулла моңнары берлән ямьледер татар өе.
Моң ташып торган иҗатын хөрмәт итеп,
Төрки милләт дөнья халкы җырчы Тукаен сөйде.
Искә ала барча төрки милләт сөйгән дөнья халкы,
Ярата Габдулласын, хөрмәт итә сөя галәмдә барсы.
Йөз кырык ел үтсә дә истә, онытылмый һаман,
Хөрмәт белән искә алабыз нурлы язга каршы.
Һәр шигырь-мөнәҗәтендә бардыр олуг гыйззәт,
Сәләм биреп тора кебек безгә Тукай, кулын изәп.
Һәр шигыре үгет-нәсыйхәттән моңнан торыр,
Һәм торыр һәр әлифбаның эчен вә тышын бизәп.
Без укыйбыз Тукай шигырьләрен моңланып, хәйран калып,
Җырлыйбыз язмаларын моңлы милли көйләргә салып.
Җыр-моңнарын күтәрәбез, бар галәмгә ишетелсен,
Үзебезнең бөек Тукаебыз дип әләм итеп, югары алып.
Камил Шәмсуаров,
Исергәп авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев