Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы геройлары мәңгеләштерелде

Удмурт Ташлысы авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митингта тантаналы һәм дулкынландыргыч вакыйга булды: махсус хәрби операциядә һәлак булган каһарманнар истәлегенә Хәтер аллеясы ачылды.

Аллеяда Ватан өчен гомерләрен биргән геройларның исемнәре мәңгеләштерелде: Вотчинников Андрей Анатольевич, Каксялов Валерий Юрьевич, Вотчинников Александр Валерьевич, Афанасьев Дмитрий Васильевич, Аширов Владимир Александрович.

– Каксялов Валерий Юрьевич – минем олы абыем. Бер ел сугышта булды, ялга да кайтып өлгермәде. Ул яхшы кеше иде, һәрчак һәркемгә ярдәм итәргә әзер иде, җаваплы булды. Махсус хәрби операциягә дә үз теләге белән китте, – дип, күз яшьләре белән бертуган абыйсы турында сөйләде Алексей Каксялов.

Аллеяны ачу тантаансына килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина сәламләде.

– Менә инде 81 ел дәвамында Җиңү көне барлык буыннарны берләштерә. Фронтта батырларча сугышкан, шәһәр һәм авылларыбызны саклаган, тылда хезмәт куйган, үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән кешеләрнең исемнәрен беркайчан да онытмыйк, – дип билгеләп үтте ул. – Бүген без шулай ук Ватан алдындагы бурычларын үтәүче якташларыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгы алдында баш иябез. Баулы районында беренчеләрдән булып сездә Хәтер аллеясы ачыла. Удмурт Ташлысы авылында яшәүчеләргә, мондый аллея булдырган оештыручыларга рәхмәт белдерәм.

Митинг тәмамлану белән Бөек Ватан сугышы ветераны, ветераннар арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионы Василий Романович Матвеев истәлегенә багышланган җиңел атлетика йөгереше үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев