Баулы шәһәрендә яшәүче Җәмил ага Сәлемгәрәев “Баулы-информ” редакциясенә юллаган хатында кибетләрдә йөргәннән соң туган уйланулары белән уртаклаша.
Җәмил Сәлемгәрәев үзенең хатында түбәндәге уй-фикерләрен җиткергән:
“Әгәр магазиннарга керсәгез, сезне товарлар муллыгы каршы ала. Акчаң гына җитсен. Бу хәл безне, сатып алучыларны, сөендерә! Чын күңелдән сәүдә хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтәсе килә! Өс-баш киемнәре, азык-төлек киштәләре тулып ята. Без, өлкән яшьтәге кешеләр, элек кайбер җимешләрнең исемен дә ишеткән юк иде. Исәп-хисапны да бик уңайладылар, бернинди чират та юк. Кассир аппарат белән күз ачып йомганчы хисаплап бирә.
Үткән гасырда БМО оешмасы төрле үлчәү берәмлекләрен “СИ” системасына күчергән иде. Әллә яңадан кадак, батман, фунт берәмлекләренә күчтек микән? Сөт-катык сатып алганда 470, 900, 930 граммлы шешәләр очрый.
Азык-төлек бәясенең күп саннардан торуы бигрәк күзгә ят. Мисал өчен, 55 сумлык товар 54 сум 99 тиен дип язылган. Аерма – бер тиен. Хәзер бер тиенлек кенә түгел, хәтта 50 тиенлек акчалар да кулланылмый! Бәяләрне “99” саннар белән куюны уйлап чыгарган кеше үзе “99”лы микән, әллә сатып алучыларны “99”лы дип уйлый микән – беләсе иде?” – дип яза Җәмил Миңлегәрәй улы.
Чыннан да, мондый бәяләр күпчелек кибетләрдә очрый. Бүгенге көндә 99 саны – маркетологларның иң көчле коралы. Психологлар моны “сул сан эффекты” дип атыйлар. Кешенең баш мие мәгълүматны сулдан уңга укый. Без 199, 99 сум дигән язуны күргәч, беренче чиратта 1 санын күрәбез һәм безнең баш миебез, товар 100 ярым сум тора, дип кабул итә. Товар арзанрак, бәясе отлышлырак булып күренә башлый. Чынлыкта исә ул 200 сумга якынрак. Бәя 200 сумнан 199, 99 сумга калганда, аерма нибары 1 тиен булса да, сатып алучы өчен бу психологик чикне үтү булып санала.
Бу психологик тозакка төшмәс өчен нишләргә?
Белгечләр бер гади кагыйдәне истә тотарга киңәш итә: “Бәяне һәрвакыт өскә таба түгәрәкләгез”. Мәсәлән, әгәр сез 499, 99 сумлык товар күрсәгез, аны шунда ук 500 сум дип кабул итегез. Бу сезнең бюджетыгызны планлаштырганда ялгышлардан саклар. Кибеткә барганда “99” саннарына түгел, ә сезгә чынлап та кирәкле товарга игътибар итегез.
Онытмагыз: сатучының максаты – сату, ә сезнең максат – үз акчагызны акыл белән тоту.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Нет комментариев