23 апрель – велосипедчы көне билгеләп үтелә
Велосипедчы көне - ул рәсми булмаган бәйрәм. Бу көн ике тәгәрмәчле транспорт яратучыларны, профессиональ спортчыларны һәм сәламәт яшәү рәвеше сайлаучыларны берләштерә.
Велосипед – уңайлы һәм арзан транспорт кына түгел, ә экологик яшәү рәвеше символы да ул. Бүген әлеге дата уңаеннан баулыларның велосипед белән бәйле балачак хатирәләрен сезгә тәкъдим итәбез.
– Әниемнәр Самат абыема «Урал» велосипеды алганнар иде. Мин кечкенә. Йөрисе килә генә бит шул велосипедта. Аның рамасы арасыннан йөрергә өйрәндем, нык итеп бәрелгәнем истә калган, – ди Сөмбел Муллагалиева.
– Велосипед – иң беренче бәрелүләр, егылулары белән искә төшә, – дип көлеп сөйләде Энҗе Фәррахова. – Шулай да авыл юлларыннан зур велосипедларның рама араларыннан йөрергә кызыга идек. Өстән утыргычка утырып педаль әйләндерергә аякларның буе җитми иде.
– Тез башындагы яралардан калган җөйләр – алар барысы да велосипед “эше”, – дип сөйли Айназ Зарипова. – Без күп, ә велосипед бер генә иде, сеңелләрем алганчы утырып китә идем. Кыр, әрәмәлек юллары, ындыр артларындагы машина юлларыннан йөргән чаклар рәхәт булып истә калган. Аннары әтиебез мотоцикл алып бирде, аңарда да рәхәтләнеп йөрдек. Җиләккә дә бардык, печәнгә дә йөрдек, су буена да төшә идек.
Велосипедта йөрү сәламәтлекне ныгыта, чыдамлыкны үстерә һәм яхшы кәеф бүләк итеп кенә калмый, балачак хатирәләренә бәйле истәлекләрне дә барлый икән. Кеше ничә яшьтә генә булса да, велосипедта йөреп актив тормыш рәвешен алга куя.
Күптән түгел генә шакмаклы тәгәрмәчләр куелган велосипедлар да уйлап тапканнар ди…
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев