Республикада кырау төшүе көтелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. 11 сентябрьдан 12сенә каршы төндә һәм иртән республика территориясендә температура -1 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматына караганда, кырау аркасында авыл хуҗалыгы культураларына зыян килү куркынычы арта. Аларны саклап калу өчен тиешле чаралар күрергә һәм капларга киңәш ителә.
Нет комментариев