“Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндерү эшләре бара торган Һади Такташ урамында бүген төнлә яңа борюрларны җимергәннәр.
Баулы шәһәрендә инде берничә ай “Безнең ишегалды” программасы буенча ишегаллары төзекләндерелә. Шәһәребезнең күзгә күренеп матурлануын күрми мөмкин түгел.
Шулай да төзүчеләрнең эшләрен санга сукмаучылар да бар. Бүген төнлә хулиганнар Һади Такташ урамындагы 13нче йорт ишегалдында куелган яңа бордюрларны куптарып чыкканнар. Нинди максат белән? Билгесез.
Гадәттә, мондый хулиганнар төнлә эш итә.
Әлеге факт буенча мәгълүматы булган кешеләрнең “Баулы-информ” редакциясенә мөрәҗәгать итүләрен яки 5 -64 -47, 5- 64 -88 телефоннары аша шалтыратуларын үтенәбез.
Нет комментариев