Баулыда кызлар малайлардан азрак туган
Яңалыклар

Баулыда кызлар малайлардан азрак туган

Февральдә Баулы ЗАГС бүлегендә 21 сабыйга туу турында таныклык рәсмиләштерелгән: 15е – малай, 6ысы – кыз.

Алты хатын-кыз, беренче балаларын тудырып, ана статусына ия булган. Җиде баулылы – икенче, дүрт хатын-кыз – өченче, икешәр ана дүртенче һәм бишенче балаларын тудырган.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан дөньяга килгән кызларга Гөлназ, Дарида. Илиза, Мила, Ралина, Устиния исемнәрен сайлаганнар. Иң яшь анага – 18, иң өлкәненә – 41 яшь.

Чыганак: Баулы муниципаль районы рәсми порталы

Фото https://pixabay.com


Нет комментариев