Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ирешелгәндә туктамаячаклар

Ирешелгәндә туктамаячаклар Спорт һәм туризм үсеше бүлеге 2011 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

Баулы спортчыларының узган елда ирешкән уңышлары, шулай ук әлеге өлкәдәге проблемалар, киләчәккә планнары белән отчёт докладында спорт һәм туризм үсеше бүлеге начальнигы Сергей Кабаков таныштырды.
Баулы районында 2010 ел белән чагыштырганда, узган елда спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 3,2 процентка арткан. Бу халыкның гомуми санының 32,2 процентын тәшкил иткән. Спорт белән шөгыльләнүчеләр саны шәһәрдәге спорт мәктәпләренең базасын яхшырту, секцияләр ачылу, урыннарда массакүләм спорт эшен активлаштыру исәбенә арткан. Бүгенге көндә районда 136 спорт корылмасы бар, спорт заллары белән тәэмин ителеш 85,6 процент, яссы корылмалар белән - 87,3 процент, бассейннар белән - 12,2 процент тәшкил итә.
Массакүләм спорт чараларын уздыруга 2011 елда район бюджетыннан 1 миллион 293 сум акча бирелгән, иганәчеләр дә ярдәм күрсәткән. Барлыгы районда узган елны төрле спорт төрләре буенча 40 чара үткәрелгән, аларда җиңүчеләр медальләр, кубоклар белән бүләкләнгән.
Баулы спортчылары бүген Россия һәм Татарстан командалары өчен чыгыш ясый. Узган елда Хорватиядә үткән кросс буенча Европа чемпионатында Ринас Әхмәдиев Россия данын яклаган. ТР җиңел атлетика буенча җыелма командасы составында Әлфис Ибраһимов, шулай ук Татарстанның өстәл теннисы буенча җыелма командасы составында Шамил Хәйруллин чыгыш ясый. Беренче мәртәбә 1996-1997 елларда туган малайлар волейбол буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә ТР җыелма командасы данын яклаган һәм алтынчы урын яулаган. 2011 елда спорт өлкәсендә югары нәтиҗәләр күрсәткән, бөтенроссия һәм республика ярышларында катнашкан өчен, җиңел атлетлар Ринас Әхмәдиев белән Олег Сидоровка спорт мастеры исеме бирелгән, теннисчы Шамил Хәйруллин, боксчы Никита Исаев, җиңел атлет Әлфис Ибраһимов спорт мастерлыгына кандидат исеменә лаек булганнар. Узган елны малайлар командасы алкалы хоккей буенча Франциядә үткән халыкара турнирда өченче урын яулаган.
Уңышлар белән беррәттән әлеге өлкәдә проблемалар да җитәрлек. Иң беренче чиратта бу кадрлар мәсьәләсенә кагыла - гомумбелем һәм спорт мәктәпләрендә махсус белемле белгечләр аз. Бүген алкалы хоккей, бадминтон, чаңгы, милли көрәш буенча тренерлар җитми. Сәнәгать оешмалары һәм авыл җирлекләре штатларында физкультура-сәламәтләндерү эшләрен алып баручы инструкторлар юк. Киләчәктә олимпиада программасына кертелгән спорт төрләренә игътибарны арттырырга кирәк.
Район башлыгы Альберт Хәбибуллин үз чыгышында бу өлкәдә әле хәл ителмәгән һәм хәл ителә башламаган проблемалар шактый булуын билгеләп үтте. Бүген һәр оешмада, хезмәт коллективында яшьләргә идеологик тәрбия бирү, сәламәтлекләрен ныгыту буенча эзлекле эш алып барылырга тиеш. Район башлыгы әйтүенчә, бүген мәктәптә укучы, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның илле проценты икенче сәламәтлек төркеменә керә. Ул залда утыручылар алдында сәламәт яшьләр тәрбияләү бурычын куйды.
Спорт өлкәсенә бүленгән акча максатчан, төрле юнәлешләрдә тотылырга тиеш. Бүген теләк булганда әлеге өлкәдә законлы рәвештә акча эшләргә мөмкинлек бар. Мәсәлән, кайбер тренерларның хезмәт хакы 26 мең сумга җитә, шул ук вакытта 5 мең сум алучылар да бар. Альберт Галимҗан улы шулай ук авыл җирлекләре башлыкларына авылда спортны үстерү өстендә активрак эшләргә кушты.
Киңәшмә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды - "ТР физкультура отличнигы" күкрәк билгесе белән тренер Ф.Төхбәтуллин, 2нче спорт мәктәбе директоры М.Фәхриев бүләкләнделәр. Район башлыгының мактау грамотасы, район спорт мәктәпләренең мактау грамоталары, рәхмәт хатлары үз өлкәләрендә уңышка ирешкән башка укытучы-тренерларга, хезмәт күрсәтүче персоналга тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев