Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Беренче меңлек

"Вконтакте" социаль челтәренең "Баулы-Хезмәткә дан" төркемендә катнашучылар саны бер меңгә җитте.

http://vk. com/club33383487 адресы буенча урнашкан әлеге төркем 2011 елның декабрендә төзелде. Аңа нибары 9 ай эчендә 1000 кеше керде (троллинг - әдәпсез чыгышлар, мәгънәсез комментарийлар, темага кагылышсыз хәбәрләр өчен төркемнән чыгарылучылар да булды). Зур булмаган район өчен бу әйбәт күрсәткеч, төркемгә бит "Вконтакте" социаль челтәрендә теркәлүчеләр генә керә ала.

Төркем "стенасына" яңалыклар һәм фотосурәтләр куела. Төркемдә катнашучылар аларга үз комментарияләрен бирә алалар. "Документы", "Ссылка", "Фотоальбомы", "Видеозаписи" бүлекләре бар. "Обсуждения" бүлеге аеруча популярлык казана, анда ике тема ачылган:

1. Шикаятьләр. Тәкъдимнәр. Язмаларга җаваплар. Редакциягә сораулар.

2. Бушлай белдерүләр.

"Шикаятьләр..." темасындагы соңгы язмалар:

Гөлнара Куницына

Исәнмесез. Менә, ниһаять, Казан-Оренбург юлының Бакалы авылы янындагы участогын да ясадылар, ләкин яктылык юк, караңгы, ә анда бит үргә күтәрелергә, төшәргә, кисәк борылырга кирәк һәм иң мөһиме - әлегә кадәр билге куелмаган... Инде күпме кеше һәлак булды һәм кюветка чыгып очты, аварияләр кабатланып тора. Юлны әйбәт итеп ясау өчен күпме үлем кирәк?(((

16 сентябрь, 11:24.

Оксана Чукаева

Хәерле кич! Бездә барысының да эленке-салынкы эшләнүенә бүген тагын бер кат инандым. Аграрная урамында вак таш җәю һәм юлны яктырту турында берничә тапкыр мөрәҗәгать иттек. Ниндидер эш башлангач, халык сөенеп куйды. Кичкә таба өебезгә кайтсак, өй янәшәсендә яңа багана торуын, газон тулысынча актарылып ташланганын күрдек. Яхшы орлыклар сатып алдык, җәй буе тәрбияләдек, ә бит шул ук администрация йорт тирәләрен чисталыкта тоту яклы... ә кем хәзер миңа анда җир кайтарыр (юеш җирдә тәгәрмәчтән тирән эзләр калды) һәм орлык чыгымнарын түләр? Ирем белән борчылып басып торганда, почта хезмәткәрләре килеп туктадылар һәм баганага тимерчыбык белән почта тартмасы (бөтен урам өчен уртак) беркетә башладылар. Әгәр дә тәртип урнаштырырга теләүчеләрнең кулына "сугалар" икән, шәһәрдәге тәртип турында нәрсә сөйләп торырга инде!!!

17 сентябрь, 19:12

Дима Войнакова

Исәнмесез, минем этләр турында сөйлисем килә. Пионер урамындагы 13нче йорт янына этләр ияләште. Әгәр дә аларны әбиләр ашатмаса, монда өерләре белән йөрмәсләр иде. Балалар хәтта мәйданчыкта да тынычлап уйный алмыйлар. Бу мәсьәләне хәл итеп буламы, югыйсә берәрсен тешләүләре дә бар.

17 сентябрь, 22:10

Төркемдә катнашучыларның хәбәрләре еш кына газетада да дөнья күрә.

Соңгы 30 көндә уникаль файдаланучыларның уртача тәүлеклек саны 90 кешегә арткан. Мәсәлән, 17 сентябрьдә бер көн эчендә төркемгә 89 файдаланучы кергән, аны 275 тапкыр караганнар. Аудитория структурасына килгәндә, ир-атлар - 36, ә хатын-кызлар 64 процент тәшкил итә. Балигъ булмаганнар саны - 15,5 процент, 18дән 21 яшькә кадәргеләр - 16,7, 24 яшьтән 27гә кадәргеләр - 14,4, 45 яшьтәгеләр һәм аннан да өлкәнрәкләр - 11,4 процент тәшкил итә.

Файдаланучыларның абсолют күпчелеге - Россиядән, шулай ук Германиядән, Бөекбританиядән, Нидерландтан, Украинадан керүчеләр дә бар (тулаем 1,3 процент).

Файдаланучыларның 71 проценты - Баулыда, 17 проценты - Казанда, 2 проценты - Октябрьскийда, 1 проценты Мәскәүдә теркәлгән.

Бер сүз белән әйткәндә, проектка ихтыяҗ бар булып чыкты. Бу редакция өчен каршы элемтәнең өстәмә каналы һәм газетаны таныту ысулы.

Сез дә безгә кушылыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев