Онколог, психотерапевт Келли Тернер яман шешнең соңгы стадиясе дигән диагноз куелганнан соң исән калган кешеләрнең тарихларын туплаган.
Бу истәлекләр Health.news сайтында басылып чыккан. Келли Тернер әйтүенчә, бу кешеләрне бер әйбер берләштерә - аларның барысында да үзенчәлекле диета булган.
Яман шештән терелгән авырулар үсемлек ризыкларына өстенлек биргән . Тернер үз хезмәтендә 50 проценты яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән торган диета кешенең гомерен озайта дигән нәтиҗәгә килгән.
Табиб әйтүенчә, күбрәк баллы борыч, авокадо, салат сельдерей, кузаклылар (фасоль, борчак), суган, помидорлар ашарга кирәк. Ә десерт итеп йөзем, грейпфрут, банан куллану яхшы.
Фото: http://pixabay.com
Нет комментариев