Ташуга каршы тору чаралары ел саен авыл җирлекләрендә иртә яздан башлана. Быел да искәрмә түгел. Татар Томбарлысы авылында зур су килгән очракта махсус комиссия билгеләнгән, эш планы расланган.
– Татар Томбарлысы авылында ташуларга әзерлек чаралары күрелде. Су агу юллары, су китә торган торбалар чистартылды, урамнардагы тыкрыклар техника ярдәмендә кардан арындырылды, – дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы Айгөл Миназова. – Авылның су басу зонасына эләгүче йортларда яшәүчеләргә йөреп чыктык, вакытлыча пунктларга күченү мөмкинлекләре турында хәбәр иттек. Су кергән очракта һәр кеше кая, ничек мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белә.


Нет комментариев