Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Шалты авылында иң тәҗрибәле почта хезмәткәре эшли

Газета-журналларның вакытында укучыга барып ирешүе турыдан-туры почта хезмәтенә бәйле. Заманалар ничек кенә үзгәрсә дә, почта хезмәте бүгенге көндә дә актуаль, халыкка кирәкле тармак булып кала. Озак еллар үз хезмәтенә тугры калган почтальоннар да район һәм авылларда байтак әле. Алар төрле елларны, үзгәреш җилләрен үтеп тә сафта калган. Шундыйларның берсе Шалты авылында почтада эшләүче Рәшидә Гыйльманова.

Рәшидә Гыйльманова 1960 елда Татар Кандызы авылында туган. Авылы мәктәбендә ун класс укыгач, Бөгелмә шәһәренең кооператив училищесында белем ала. Һөнәре буенча юллама белән аны Мортаза авылына сатучы итеп җибәрләр. Анда өч ел авыл кибетендә сатучы булып эшләп хезмәт юлын башлаган ул. Бу елларда авыл халкы өчен кирәк-ярак товарларны да Бөгелмәдән үзе алып кайта торган була. Аннан Шалты авылы егетенә тормышка чыга һәм шул авылга килен булып төшә. 1987 елдан Шалты авылы почтасында эшли.

– Мин почтада эшли башлаган елларда авылыбыз почтасы банк белән бер өй кебек бинада иде, – дип сөйли Рәшидә апа Гыйльманова. – Ә хәзерге почтабыз зур, иркен. Шунда утыз сигезенче елымны эшлим инде.

Кеше кайда гына эшләсә дә, үзенең тәүге тапкыр эшкә килгән көнен исендә калдыра. Рәшидә апа да, күпләребез кебек үк, беренче эш көнен хәтерендә саклый. Авыр хезмәттән курыкмаган, авыл кибетендә эшләп чыныгу алган кызны почта эше куркытмый.

– Беренче эш көнемне дә яхшы хәтерлим. Хәтта бераз каушап та калган идем әле, чөнки халыкка таратасы пенсияләр бик күп, хатлар, телеграммалар, посылкалар бик күп була иде, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Хәтеремдә әле ул елларда “Ватаным Татарстан” газетасын колхозыбыз үз эшчеләренә премия рәвешендә яздыра иде. Аннан кала халык үзе дә актив языла иде. Бер йортка дистәләгән газета-журналлар илтә идек бит. Һәр йорт район газетасын да алдыра иде. Эшли башлаган елларымда мин газета алмаган гаиләләрне хәтерләмим дә, бөтен кеше укый иде, почтабыз гөрләп тора иде.

Замана алга барган саен һәр тармакта да эш рәвеше дә үзгәрә. Соңгы елларда почта өлкәсе дә зур үзгәрешләр кичерде. Ни генә булса да кырык елга якын гомерен яраткан эшенә багышлап, һөнәренә тугры калган Рәшидә Гыйльманова эшеннән тәм таба.

–Бүгенге көндә почтада эшләргә җиңел, бөтен әйбер компьютерга көйләнгән, – ди ул. Тик почтальонны иң борчыганы – авылларда кешеләр саны кимүе. – Авылларның гөрләп торган вакытларында да эшләдек, күңелле иде. Әле кызганыч, кешеләр кими, газета-журналлар алдыручылар саны да аз. Почтага ничә кеше килсә дә, һәрвакыт ачык йөз белән каршы алам. Эшемне генә түгел, авылымны, аның халкын да яратам. Яратып, күңел биреп эшләгәнгә 65 яшемә җиткәнче бер урында хезмәт куйганмын.

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев