Мортаза авылы мәдәният йортында җәйге каникул вакытында да балалар өчен төрле чаралар оештырылып тора. Шундый чараларның берсе ачык һавада, хәрәкәтле уеннар белән үтте.
“Сәламәт гаилә – матур гаилә” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате Мортаза авылына читтән кунакка кайткан малайлар-кызларны да җыйды.
– Балаларга ачык һавада уздырган чаралар бик ошый, – дип сөйләде оештыручы Илзия Латыпова. – Алар рәхәтләнеп викторина сорауларына җаваплар бирделәр, зирәклек һәм тапкырлыкта ярышып, белемнәрен күрсәттеләр.
Аннары балаларга төрле хәрәкәтле уеннар оештырганнар. Чара азагында малайлар-кызлар рәсем ясарга да вакыт тапканнар. Быел Гаилә елы булганлыктан, алар гаиләләрен рәсемгә төшергәннәр, «Гаилә учагы – китапларда» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясаганнар .
Фото: Илзия Латыпова
Нет комментариев