Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Мин “Хезмәткә дан”ны укыйм

“Хезмәткә дан” район газетасына 2024 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә. Ике телдә нәшер ителүче “Слава труду” һәм “Хезмәткә дан” газетасын яратып укучыларның фикерләрен башкаларга да җиткерәбез.

– “Хезмәткә дан” газетасын бик яратып укыйбыз. Бигрәк тә район тормышы, иминлек, җәмгыять, көн үзәгендә, туган җир турында мәгълүмат кызыксындыра, – дип, үз фикерләре белән уртаклашты Мортаза авылы китапханәчесе Илзия Латыпова. – Газета бар ягы белән дә ошый. Укырга бик кызыклы, һәрвакыт файдалы киңәшләр дә табарга мөмкин. Газетаны яшь чактан укыйбыз, тормыш иптәшем белән бергә. Газетаның һәр саны саен кроссворд булса, тагында яхшырак булыр иде, дип уйлыйм. Район редакциясендә эшләүчеләргә иҗади уңышлар телим. 2024 елның икенче яртыеллыгына да язылып куйдым. Газета китапханәгә дә килә, тик мин өй адресы буенча да язылдым. Чөнки өйгә газета килсә, барыбер күңеллерәк бит.

Реклама+

«Татмедиа» АҖ филиалы  «Баулы-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев