Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Исергәптә “Ур урамы бәйрәме” узды

Авылларда яшәүчеләрнең борынгыдан калган матур гадәтләре, йолалары да бүгенге көннәргә кадәр яшәп килә. Шундыйларның берсе – урам бәйрәмнәре. Шушы көннәрдә Исергәп авылының Ур урамында яшәүчеләр дә матур очрашу оештырды. Бүгенге көндә шул урамда гомер итүчеләр мул табыннар әзерләгән иде, ә шул урамда туып-үсеп, читтә яшәүчеләр чараның зур кунакларына әверелде.

Күңелле итеп урамны бер әйләнеп чыккач, бәйрәмне оештыручы Гүзәлия Зарипова чараны матур сүзләр белән ачып дип белдерде. Ул әлеге идеяне күтәреп алучыларга, бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән авылдашларына рәхмәтен җиткерде. Аңа матур теләкләре белән башкалар да кушылды. Гармунчы Назыйм Кәримов бәйрәм үзәгендә булды. Гармунга кушылып җырлар җырлап, такмаклар әйтешеп утыру бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. 

– Урамда иртән үк бәйрәм рухы хөкем сөрде, – дип сөйләде Гүзәл Гәрәева. – Олысы-кечесе бер төркем булып башта йорт саен төрле ярмалар, кирәк-яраклар җыеп йөрдек. Бик күңелле булды хәтта әзерлек тә, ә бәйрәм онытылмаслык булып үтте. Бер генә кеше дә читтә калмады, кем бәлеш өлгертте, кем учакта тәмле ризыклар әзерләде, күмер самоварлары кайнап торды. Безнең урамда туып-үсеп, бүгенге көндә читтә яшәүчеләрнең дә күбесе кайтты. Кыскасы, урам бәйрәме бик матур үтте.

– Без бит Ур урамында ел саен Карга боткасына җыела идек, быел бераз соңрак үткәрдек, – дип сөйләде бәйрәмне оештыручы Гүзәлия Зарипова. – Истәлекләр сөйләшеп, матур итеп, тыныч кына үтте бәйрәмебез. Бу бит электән үк калган матур гадәтебез. Урам очында дүртәр-бишәр казанны учакка куеп ботка пешерәләр иде. Ел саен көтеп ала идек. өй саен җырлар-биюләр белән өй саен әйберен җыеп йөрү үзе бер бәйрәм төсен ала. Урамда яшәүчеләр һәрберсе ярмалар, май, сөт, ит, йомыркаларны мулдан җыйдылар.

Урам бәйрәмен мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Талипова да үзенең җырлары белән бизәде. Ул Камил Шәмсуаров сүзләренә Вил Усманов иҗат иткән “Исергәп” җырын башкарды. Шулай ук әлеге көнгә багышлап язылган “Ур урамы” шигыре дә халык күңеленә хуш килде.

Ур урамы

Ур урамы чал тарихлы,

Саф сулы чишмәләре.

Күңелләрне яшәртәдер,

Былбыллы иртәләре.

 

Бәдәр чишмәләре ага,

Бакыр таулары биек...

Ходай биргән гүзәллекне,

Ур урамына өеп.

 

Елан чишмә, Сибагать картның,

Чишмәсе, буалары...

Чаукалык тау итәгендә,

Уксыны, юалары....

 

Ур урамы халкы бердәм,

Гөрләтеп дөнья көтә.

Чын дус, туган, мөселманлык,

Дигән исемен йөртә.

 

Ур урамы данлы халкы,

Кунакчыл, матур халык.

Чишмәләрен горурланып,

Җырлыйлар җырга салып...

 

Ур урамы – матур урам,

Исергәп горурлыгы!

Көрәшчеләр бу урамнан,

Баһадир булырлыгы!

 

Гармунчы, җырчы, биюче,

Ур урамыннан чыккан.

Алар һәр эштә мактаулы,

Яшьтән эшләп чыныккан.

 

Бәйрәм бүген бу урамда,

Бәйрәм көн белән сезне!

Бәйрәмнәр белән каршылыйк,

Мул уңышлы бай көзне!

Урам бәйрәме онытылмаслык күңелле, сагынып сөйләрлек булып истә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев