Исергәптә Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг булды
Бүген район авылларында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында тантаналы митинглар узды. Исергәп авыл җирлегенә караган Яңа Баулы һәм Исергәп авылларында да искә алу чаралары оештырылды.
Митингларга район җитәкчеләре, мәктәп укучылары һәм авыл халкы килде. Җиңү көне якынлашуы белән чарада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ринат Сәфиуллин, авыл җирлеге башлыгы Айдар Әһлиуллин, Яңа Баулы авылыннан Заһит Хәбибуллин, махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләр һәм авыл имамы Камил Шәмсуаров тәбрик иттеләр.
Митингка авыл халкы һәм мәктәп укучылары үзләренең сугыш кырларында катнашкан һәм яу кырында ятып калган якыннарының, бабаларының фоторәсемнәрен дә алып чыктылар.
Җиңү көне белән котлаулар яңгырады, фронтта калган солдатларны искә алдылар, чара укучылар чыгышы белән үрелеп барды. Сугыш чоры балалары булган ветераннар үзләренең балачак хатирәләре белән дә бүлештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев