Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Исергәптә экстремизм һәм террорчылыктан саклану турында сөйләштеләр

Исергәп авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә экстремизм һәм терроризмга каршы «Чиста йөрәк - чиста күк йөзе» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чарага өлкән сыйныф укучылары килде.

Чара әңгәмә форматында оештырылды. Аның барышында мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәзифә Хәкимова укучыларга “экстремизм”, “теракт” кебек төшенчәләрне исләренә төшерде. Теракт куркынычы булган очракта, шикле әйберләргә тап булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты. Малайлар һәм кызлар белән әңгәмә вакытында сак һәм уяу булганда күп кенә фаҗигаләрне булдырмый калу мөмкинлеге дә искәртелде. Экстремистик юнәлешләр күп вакыт нәкъ менә балигъ булмаган балаларны һәм яшүсмерләрне җәлеп итәргә тырышулары да ассызыклап әйтелде.

Фото: Рәзифә Хәкимова архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев