Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Илсөяр Дәүләтшина: Мин үз питомнигымдагы һәр үсемлеккә матурлык һәм уникальлек бирергә тырышам

Елдан-ел Татарстан Республикасында һәм Баулы районында яшь эшкуарлар саны арта бара. Бу яшьләр арасында эшмәкәрлеккә кызыксынуның артуы һәм төбәктә кече һәм урта бизнесны үстерү перспективалары турында сөйли. Күптән түгел без яшь эшмәкәр, «Эустома» пиксель питомнигы хуҗасы Илсөяр Дәүләтшина белән кызыклы әңгәмә үткәрдек. Аның питомнигы матур һәм гадәти булмаган үсемлекләрне яратучылар арасында популярлык яуларга өлгергән. Әйдәгез, Илсөярнең уңыш тарихы белән якыннанрак танышыйк.

Илсөяр Дәүләтшина: Мин үз питомнигымдагы һәр үсемлеккә матурлык һәм уникальлек бирергә тырышам
 
Елдан-ел Татарстан Республикасында һәм Баулы районында яшь эшкуарлар саны арта бара. Бу яшьләр арасында эшмәкәрлеккә кызыксынуның артуы һәм төбәктә кече һәм урта бизнесны үстерү перспективалары турында сөйли. Күптән түгел без яшь эшмәкәр, «Эустома» пиксель питомнигы хуҗасы Илсөяр Дәүләтшина белән кызыклы әңгәмә үткәрдек. Аның питомнигы матур һәм гадәти булмаган үсемлекләрне яратучылар арасында популярлык яуларга өлгергән. Әйдәгез, Илсөярнең уңыш тарихы белән якыннанрак танышыйк.
 


- Илсөяр, эшмәкәрлек юлын ничек башладыгыз? Шул турыды безгә сөйләгез әле.
- Әлбәтта, мин үз тарихымны рәхәтләнеп сезгә сөйлим. Барысы да башта йорт, бакча территориясе төзекләндерелмәгәнлектән башланды. Һәм мин шундый кеше, миңа бөтен эшне дә ахырына кадәр, җиренә җиткереп эшләп бетерергә кирәк. Миңа барсы да матур, пөхтә булуы шарт. Шуңа күрә, мин әз-мәз генә мәгълүмат эзли башладым. Шул чакта мин пиксель питомнигы (пиксель питомниклары - 1га кадәр җирдә булган кечкенә питомниклар) белән шөгыльләнүче Татьяна Холомьевага юлыктым. Аның биек түтәлләрен, йорт яны өлешен, бакчасын ничек җиһазландыруын күрдем. Шул рәвешле миндә кызыксыну хисе барлыкка килде. Һәм шулай әкренләп кенә әлеге йорт-җирләрне җиһазландыру ысулын үземә дә кертә башладым. Аннары пиксель питомнигын оештыру буенча белем алдым. Озак вакыт алдымда декоратив үсемлекләр утыртыргамы яки җиләк-җимеш культуралары чәчү белән шөгыльләнергәме дигән сорау торды. Ниһаять, мин чәчәкләр белән шөгыльләнергә уйладым. Әлеге шөгыль миңа күбрәк ошый. Шулай итеп «Эустома» питомнигы барлыкка килә.

- Эшне башлаганда нинди авырлыклар белән очраштыгыз һәм аларны ничек җиңдегез?
- Әлбәттә, авырлыклар күп булды. Беренче чиратта, бу питомникны җиһазлау һәм саклау өчен финанс чыгымнары белән бәйле. Ләкин мин төшенкелеккә бирелмәдем һәм продукциянең сыйфатын бозмыйча чыгымнарны киметү юлларын таптым. Шулай ук сату эшен җайга салу һәм клиентларны җәлеп итү мөһим иде. Миңа питомнигым турында социаль челтәрдә мәгълүмат урнаштырып, күбрәк дуслар табырга кирәк иде. Мин социаль челтәрдә кешеләргә дуслашуга өстәлдем, аларны минем продукция кызыксындырыр дип өметләндем. Шулай итеп югары сыйфатлы һәм яхшы реклама (“сарафан радиосы”) ярдәмендә мин күп санлы сатып алучыларны җәлеп итә алдым.

- Белгәнемчә, Илсөяр сез әле бик иҗади кеше дә икәнсез. Сезнең төп эшегез - педагог-хореограф. Кече бизнесны һәм профессиональ эшне ничек алып барасыз?
- Дөресен генә әйткәндә, мин төп хореография эшем белән  бизнес  арасында бөтереләм. Мин балаларга бию куярга, алар белән шөгыльләнергә, хәрәкәтләр өйрәтергә яратам. Балалар белән дәресләр үткәрү, халык һәм заманча биюләрдән ниндидер комбинацияләр кую миңа бик ошый. Шулай ук, үз коллективым белән төрле конкурсларда катнашырга һәм жюри әгъзаларыннан яңа киңәшләр алырга, яңа алымнар өйрәнергә яратам.
Икенче яктан, мин шулай ук чәчәкләр утыртырга, үстерергә, мини пиксель питомнигы белән шөгыльләнергә яратам. Барысы өчен дә вакыт җитми. Мин, әлбәттә, бәтенесенә дә өлгерергә тырышам. Әлегә миңа барысы да ошый. Шулай алга таба да һәр җирдә өлгерергә һәм барысын да ахырына кадәр эшләп бетерергә тырышачакбыз.

- Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?
- Минем максатым-питомникны алга таба үстерү һәм продукция ассортиментын арттыру. Мин клиентларга тагын да уникаль һәм матур үсемлек сортларын тәкъдим итәсем килә, аларны бездән генә сатып алу мөмкинчелеге булуын телим.

Илсөяр Дәүләтшина белән интервью ахырында, «бөркетнең канатлары очканда ныгый» дигән девизы, аның үзсүзлелеген, максатчанлыгын һәм үз көчләренә ышанычын чагылдыра дип ассызыклап китсәк тә була. Шушы сыйфатлары ярдәмендә ул уңышлы бизнес булдыра алган һәм профессиональ югарылыкка ирешкән. Без Илсөяргә алга таба да уңышлар телибез һәм киләчәктә аның яңа кызыклы проектлары булыр дип өметләнәбез.

Назиля Фахрутдинова

Фото Илсөяр Дәүләтшина шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев