Яңа Чүте авылы ветеранын котладылар
Баулы районында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары хакында булган язмаларны дәвам итәбез. Аның чираттагысы Яңа Чүте авылында яшәүче Галия Могыйн кызы Җәмилова. Шушы көннәрдә авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин ветеранның өенә барып, хәлен белеп, узган Җиңү бәйрәме белән тәбрик итте.
Галия Могыйн кызы Җәмилова 1931 елның 3 ноябрендә Баулы районы Яңа Шалты авылында гади, күп балалы гаиләдә туган. Бабасы мулла, әтисе гармунчы, әнисе җырчы булган. 1941 елны Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе Могыйн 1942 елны сугышка киткән, аннары зур абыйсын алып киткәннәр. Барысы да яшь балалар белән әнисенең җилкәсенә калган.
– Унике яшь вакытымда Новокуль дигән кирпеч заводында эшләдек, бушка, – дип сөйли ветеран. – Биш ай буе кирпич суктык, ач, ялангач идек.
Галия апаның тормыш иптәше Гарипов Карип Гариф улы 1941 елны сугышка чакырылган. 1943 елны Сталинград өчен сугышкан вакытта, каты яраланып, госпитальдә яткан. 1944 елда комиссовать ителгән.
– Без, сугыш вакытында, яшь 12, 13, 14 яшьлек балалар, төнлә чыгып трактор алдыннан фонарь кабызып бара идек. Тракторның фарасы юк, бодай чәчкән вакытларда, – дип искә ала Галия апа. –1952 елны Яңа Чүте авылына Карип Гариф улы Гариповка кияүгә чыктым. Ул 1922 елгы. Фермада доярка булып эшләп, бозаулар карауда эшләдем. Эшләү дәверендә бик күп Почет грамоталары алдым, “Хезмәт ветераны” дигән исемле медаль белән бүләкләндем. Иптәшем дә “Хезмәт ветераны” булып, лаеклы ялга чыкты. Аннан соң да эшләде әле, кызганычка каршы 2008 елны бакыйлыкка күчте. Биш бала тәрбияләп үстердек. Хәзерге вакытта ике кызым, бер улым исән-саулар. Сигез оныгым, унике оныкчыгым бар. Аллаһыга шөкер итеп яшәргә язсын, 40 ел буе чирле бала карап, соңыннан сукыр иремне карап яшәргә туры килде.
Галия апа ил башлыгына, республика рәисенә, район һәм авыл башлыгына рәхмәтен җиткерде. Бөек Җиңүгә 80 ел тулу унаеннан Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров исеменнән котлау сүзләрен Салих авыл советы жирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин җиткерде.
Фото: Салих авыл җирлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев