Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Гүзәл Уразова реанимациядән чыккан

Операция кичергән Татарстан Республикасы халык артисты Гүзәл Уразова үзенең хәле турында сөйләде.

Социаль челтәрдәге битендә Гүзәл Уразова Мәскәү клиникасында кичергән алты сәгатьлек операциядән соң үзенең кичерешләре белән уртаклашты. Ул үзенең хәле әкренләп яхшыра баруын билгеләп үтте һәм барысына да ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Көн дәвамында барысы да җырчы белән нәрсә булганы турында мәгълүмат көтте. Әмма җырчы операциянең нечкәлекләрен әлегә ачмый.

Шунысы билгеле: Гүзәл Уразовага танылган пластик хирург Кристина Николаевна Горкуш операция ясаган.

Әлегә артист тәненең кайсы өлешенә үзгәреш ясаганы хакында уртаклашмаса да, бәлки бу күкрәк яки липосакция белән бәйледер дип кешеләр баш вата. Җырчыга тизрәк савыгуын телибез һәм ул тиздән сәхнәгә кайтыр дип өметләнеп калабыз.

Фото Гүзәл Уразова социаль челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев