Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулының китап сөючеләр клубы үзенең юбилее көнендә солдатларга ярдәм итте

Баулы районы һәм шәһәре китапханәләрендә китап укырга яратучыларны, уңган куллы кешеләрне берләштерүче оешмалар, түгәрәкләр һәм клублар эшләп килә. Шундыйларның берсе 27нче санлы микрорайондагы Гаилә белән уку китапханәсендә эшләп килә. Шушы көннәрдә “Хәерле кич” дип исемләнгән гаилә клубы үзенең 25 еллык юбилеен билгели. Әлеге клуб үзенең юбилее көнендә махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга күчтәнәчләр әзерләде. Клубка йөрүче апалар һәм ханымнар хәрбиләр өчен кулдан кискән токмач һәм шифалы үләннәрдән чәйләр әзерләде.

“Хәерле кич” гаилә клубы кунакларны гармуннар уйнап, җырлап каршы алды. Бүген биредә аеруча да бәйрәм рухы сизелә. Чөнки “Хәерле кич” клубы 25 еллык юбилеен бәйрәм итә. Бу клубка җыр-моң белән эшләп өйрәнгән апалар җыелган. Күңелле очрашу мизгелләре салмак кына эшкә күчә. Кемнәрдер кулдан токмач кисә, икенчеләре шифалы чәй ясау, аларны пакет һәм махсус пыяла банкаларга тутыру эшен башлап җибәрәләр. Моннан 25 ел элек китапханә каршында китап сөючеләрне берләштергән клубны Валентина Лабуткина һәм Мәдинә Дөлкарнәева оештырганнар һәм аны актив рәвештә эшләткәннәр. Алар икесе дә 40 елга якын китапханәдә хезмәт куйганнар.

–Клуб эше 2000 елда үз эшен башлады. Безгә үз эшебезне ярату, мавыгу бәхете елмайды, һәм безнең искиткеч, актив укучыларыбыз бар иде, – дип сөйләде  Валентина Лабуткина. – Барысы белән дә җылы итеп, якыннан аралашырга теләдек. Һәм без өйдәгечә, гади атмосфера булдырырга тырыштык. Хәзер без үзебез лаеклы ялда, хәзер без китапханәгә үзебез кунак булып киләбез, һәм монда да шундый ук искиткеч атмосфера: елмаюлы караш, яхшы мөгамәлә. Димәк, без башлаган эш, традицияләребез дәвам итә.Валентина Владимировна ул вакытта мөдир иде, “Хәерле кич” дигән клуб оештырырга уйладык, – дип аңлатып үтте клуб оешу тарихын Мәдинә Дөлкарнәева. – Китап укучыларыбыз китапны яратып укыйлар, ул вакытларда укучыларыбыз, бүгенге клуб әгъзалары барысы да эшлиләр иде. Ул вакытта пенсиядә Әнвәрия апа гына иде. 25 ел эчендә барыбыз да пенсиягә чыгып беттек. Кызык чаралар үтә иде. Ниндидер язучының юбилее, ниндидер бәйрәм, авыл хуҗалыгы көне икән һәр кеше үзе үстергән әйберен алып килә һәм гади генә көн дә кызыклы бәйрәмгә әверелә иде. Укучыларыбызны яраттык, аларга чын күңел биреп китаплар тараттык.

Мәдинә апа китапханәгә йөрүчеләрнең ярыша-ярыша китап укулары, үзе китапханәче булып эшләгән елларындагы истәлекләр турында сөйләде. Үзләре башлаган эшне яшьләрнең дәвам итүенә сөенечен яшермәде. Ә клуб әгъзаларының даими рәвештә хәрбиләргә булышырга әзер булуы аларны тагын да берләштерә.

– Посылка әзерләгәндә чәйләр, үзебез җыйган шифалы үләннәрне китерәбез, эшне оештырабыз. Без бик күп әзерләп җибәрдек инде, – дип сөйләде Мәдинә апа. – Шунда минем дә иптәшемнең туганы мобилизациягә эләгеп 2023 елдан бирле катнаша. Аңа орден да бирделәр, яңарак кына кыска вакытлы ялга кайтып китте. Ике туган энебез контракт белән китте СВОга. Исән сау йөрсеннәр, көн дә алар өчен дога кылабыз.

Мондый кич утырулар еш була. Токмач кисү, чәйләр әзерләү, хәтта җылы оекбашлар бәйләүне дә оештырган алар.

Безнең әлеге клубка унбишләп кеше йөри, аларның дүртесе ветеран- китапханәчеләребез, – дип сөйләде Гаилә белән уку китапханәсе мөдире Рәзифә Хафизова. – Чәйләр әзерләү буенча яз көне өч чара үткәрдек, чәйләр әзерләдек, токмач җибәрдек. Волонтерларны чакырдык, ясаган әйберләрне алып киттеләр. Безнең әйберләр солдатларга барып җиткән. Минем бертуган сеңлемнең улы да өч ел мобилизованный. Без җибәргән әйберләрне аласызмы дигәч, рәхмәт. Алабыз, өйдә булган кебек, рәхмәт диделәр. Аннан балалар белән хатлар яздык. Апаларыбыз да язды. Энем кайткач үзе дә укыды берничәсен, калганнарын иптәшләренә алып китте.

Илләрнең тынычлыгын теләп, матур җырлар җырлый- җырлый гади көнне дә зур бәйрәмгә әйләндерә алган апалар солдатларга ярдәм итеп, җиңүне якынайталар, “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” илкүләм акциягә кушылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев